4 февраль 2017 яңалыклары
-
Татшуганда яшьләр авылны сайлый
Авылга яшьләрне, яңа гына диплом алган белгечләрне тарту максатында күптөрле федераль һәм республика, шулай ук район программалары эшләп килә. Бу юнәлештә яхшы гына эш җәелдергән авыл биләмәләре бар. Әйтик, районыбыздагы Татшуган авыл биләмәсе. Яшьләргә йорт төзелешенә финанс ярдәме программасы гамәлгә кергәннән бирле, ягъни 2006 елдан алып бүгенге көнгәчә биредә 13...
-
Азнакай район балалар китапханәсендә Рунет куркынычсызлыгы атналыгы үтте
Рунет куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Интернеттан файдалану кагыйдәләренә багышланган чаралар үткәрделәр. Кече яшьтәге китап укучыларга файдалы мәгълумат тупланган белешмәләр тараттылар. Өлкәнрәк сыйныфлар белән бәйгеләр, экспертизалар оештырылды. Әлеге чарага хокук сагы хезмәткәрләре, педагог-психологлар да чакырылды.
-
Азнакай районы Чубар Абдул мәктәбенә психологик десант төште
Чубар Абдул авылы мәктәбендә "Гармония" педагогик-психологик үзәге белгечләре 1-11 сыйныф укучылары белән "Дуслык", "Үзең һәм башкалар белән ничек килешеп яшәргә?", "Стрессларга каршы тору ресурслары" дигән тренинглар үткәрделәр. Шулай ук укытучылар һәм әти-әниләр белән дә кәефне төшермәү, үз-үзеңне кулга алу буенча занятиеләр уздырылды.
-
Азнакай мәктәпләрендә “Аҗаган” уеннары бара
Хәрби-патриотик айлык кысаларында район мәктәпләрендә "Аҗаган" уеннары башланды. Азнакай 7 нче урта мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары да җитезлектә, өлгерлектә көчләрен сынадылар.
-
Азнакайлылар «Ак чишмә»дә тәннәренә дә, җаннарына да шифа ала
Предприятие-оешмаларда хисап җыелышлары бара. Ул «Ак чишмә» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дә узды. Ул ун районга хезмәт күрсәтә. Һәр заезда анда районыбыздан 13-15 кеше сәламәтлеген ныгыта. Үзәк директоры Айгөл Галиева белдерүенчә, бу сан елга 300гә якын җыела. Медицина ярдәме белән бергә мөмкинлеге чикле кешеләрнең ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыру турында...
-
Яшь азнакайлылар табигатьне сакларга чакыра
Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан районда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә күпкырлы эш алып барыла. Табигатьне саклауга, яклауга юнәлдерелгән чараның чираттагысы "Алтын балык" балалар бакчасында узды. Анда гимназия укучылары һәм "Чишмәкәй" балалар бакчасына йөрүчеләр да катнашты. "Табигать -...
-
Азнакай укучыларын тәртипкә өйрәтәләр
Укучылар арасында тәртип һәм хокук бозуларны булдырмау максатларында мәктәпләрдә хокук сакчылары белән очрашулар үткәрелә. Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары алдында эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы Ирина Султиева чыгыш ясады. Ул тәртип һәм хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына нинди җаваплылык каралганлыгы...
-
Азнакайда Халыкара су-сазлык җирләрне саклау көнен билгеләп үттеләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
2 февраль - Халыкара су-сазлык җирләрне саклау көненә багышланган чара гимназиядә узды. Анда ТР Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре дә катнашып, укучыларга Татарстанда булган сулыклар хакында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Сүз уңаеннан, бу көн 1971 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул вакытта Иранның Рамсар шәһәрендә ЮНЕСКО...