4 февраль 2016 яңалыклары
-
4 февраль – яман шешкә каршы халыкара көрәш көне
4 февраль - яман шешкә каршы халыкара көрәш көне. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин республиканың һәр 43нче кешесенең аның белән авыруын әйтә. Министр сәламәтлек саклау өлкәсендә агымдагы елны ракка каршы көрәш елы дип игълан итте. Районыбызда бу мәсьәләдә хәл торышы турында язмабыз газетабызның киләсе саннарының берсендә урын алыр.
-
Ире һәлак булган, ә үзенең баласын ярып алганнар
Кичә кич Казан-Оренбург юлында кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгасы булган. Казаннан Лада Калина автомобилендә баручы 37 яшьлек шофер асфальтның юеш икәнлеген искә алмыйча куркынычсыз тизлекне сайламый һәм каршыга килүче "Рено" йөк машинасы белән бәрелешә. Авария фаҗигале тәмамлана. "Калина" шоферының гомере урында ук өзелә, аның салондагы ике һәм биш яшьлек...
-
Татарстанда көчле бозлавык көтелә
Көндез республика территориясендә 2 градуска кадәр җылы булачак Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген, 4 февральдә, республика буенча урыны белән һәм Казанда көчле бозлавык көтелә. Шулай ук вакыт белән кар, юеш кар, көндез карлы яңгыр да ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Алдагы төндә термометр баганалары 0-4 градус салкын күрстәчәк, көндез 0-2...
-
Газы, суы, уты кертелсә дә, авылда яшәргә теләүче сирәк
Авылларда район һәм авыл җитәкчеләренең халык алдында еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары дәвам итә. Узган атнада шундый җыеннар Чалпы, Үчәлле, Әлкәй, Мәсгут, Мөслим, Сукаеш, Чубар Абдул, Илбәк, Урманай авыл җирлекләрендә үтте. Бу атнада исә Тымытык, Балтач, Чемодур, Югары Стәрле, Туйкә, Урсай, Мөслим авылларында узды. Авыл халкын күптөрле...
-
Азнакайдагы шәхси йортта янгын чыгып, бинага шактый зыян килгән
Сишәмбе көнне Азнакайдагы шәхси йортта янгын чыгып, бинага шактый зыян килде. Бүгенге көндә янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Бәла-каза һәммәбезгә дә килергә мөмкин , шуңа күрә алдан саклык чаралары күрү мөһим. Янгыннарда үлү очраклары күпчелек (50 процент) йоклаган чорга туры килә. Нәкъ менә йоклаганда кеше төтен исен сизми. Ут чыганагын...
-
IQ күрсәткече түбән булган ирләр хатыннарына еш хыянәт итә
Лондон галимнәре IQ күрсәткече югары булган ирләр азрак хыянәткә бара дигән фикергә килгәннәр. Моны алар борынгы заманнардан - ике җенес әгъзалары да полигам булган чорлардан башлап өйрәнгәннәр. Акыллы ир кеше хыянәтнең бик зур стресслар китереп чыгаруын яхшы аңлап, бер генә хатын-кыз белән мөнәсәбәт коруны кулай күрә. IQ күрсәткече түбән булган...
-
Азнакайдан Әдилә Зиатдинова “Сәләтлеләр планетасы” халыкара конкурсында лауреат булды
Уфа шәһәрендә узган "Сәләтлеләр планетасы" яшь башкаручылар халыкара конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Әдилә Зиатдинова беренче дәрәҗә лауреат булды. Укытучысы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Еникеева һәм концертмейстеры Лилия Газиова иң яхшы җитәкчеләр дипломнары белән бүләкләнделәр.
-
Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков - Азнакайда
Сишәмбе көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты, социология фәннәре докторы Виктор Пешков районыбызга эшлекле визит ясады. Җирлегебездәге сәнәгать предприятиеләрендә һәм авыл биләмәләрендә булганнан соң, ул районның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты. Матбугат конференциясендә сүз нигездә Дәүләт Думасы тарафыннан соңгы вакытта кабул ителгән яңа законнар, бүгенге көндә эшләнү стадиясендә булганнары хакында...