3 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әһлиуллин Әдип Зәки улына 3 октябрьдә 65 яшь тула
Азнакай шәһәрендә яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Әһлиуллин Әдип Зәки улына 3 октябрьдә 65 яшь тула. Без сине юбилеең - туган көнең белән котлыйбыз, озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, шатланып яшәвеңне телибез. Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне, Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын....
-
Ирне дә, һөнәрне дә гомерлеккә сайладык
Без, ирем белән икебез дә сугыш чоры балалары, аның афәтен тылда уздырган кешеләр. Меңнәрчә, миллионнарча замандашларыбыз кебек барысын күреп чыныккан, чыдаган, бирешмәгән буын вәкилләре. Бөек Ватан сугышының хәлиткеч көннәре. Дошман Сталинградка, Идел ярына килеп җиткән. 1942 елның май ае, язгы чәчү бара. Шундый көннәрнең берсендә Чалпы мәктәбенең 6 нчы классына,...
-
Бер авыл – зур гаилә
Кәкре Елга авылында Корбан ашы һәм Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән мәҗлес башланырга бераз вакыт бар. Мин йөзенче яшен ваклаучы Сәкинә апа Закирова белән гәпләшеп утырам. Гомер көзләрендәге кешегә ни кирәк инде аңа. Балалары әйбәт булса, шул да җиткән. - Яшәүләре рәхәт бит әле, кызым. Улым Кәшиф, киленем Наилә дә минем...