3 октябрь 2013 яңалыклары
-
Итрәгә Азнакайда электр сиреналары яңгырыячак
4 октябрь - Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көне/ Күңелләргә шөбһә салып, сиреналар бирелсә, бер дә куркып һәм каушап калмаска кирәк, чөнки бу көнне гражданнар оборонасы төзелүнең 81 еллыгына багышлап Бөтенроссия өйрәнүләре уздырыла. Укулар барышында гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар килеп чыккан очракта, гражданлык оборонасының халыкны саклауга хәзерлеге тикшерелә. 4...
-
Азнакай җайдаклары ачык республика кубогы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады
"Азнакайнефть" идарәсенең Актүбә ат спорты мәктәбе спортчылары Казанда узган ачык республика кубогы беренчелегенә уздырылган ярышларда катнаштылар. Алина Бакирова "Харитон" кушаматлы аты белән "Балалар. Шәхси приз", "Балалар. Команда призы" кубоклары өчен булган ярышларда икенче һәм өченче урыннарны яулады. Ат спорты мәктәбе тренеры Галина Уразбаева да "Славный" кушаматлы атында кубоклар өчен ярышта...
-
Азнакайдан Рәшит Ямалиев Татарстанның иң яхшы өлкән шоферы булды
Рәшит Ямалиев Өлкәннәр көненә багышланган машинада йөрү осталыгын күрсәтү республика бәйгесендә беренче урынны яулады. Пенсионер 40 конкурсант арасында барган көрәштә Азнакай данын яклап чыкты. Билгеле бер вакыт эчендә машинада махсус күнегүләрне башкару осталыгын, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемен күрсәтте, премия, кубок, медаль һәм җиңүче лентасына ия булды.
-
Азнакайда радиация куркынычсызлыгына тикшерү үтмәгән чыганаклар бар
Районда 55 торак пунктын хуҗалык һәм эчәр өчен су белән тәэмин итеп торучы 117 су җыю урыны бар. Әмма аларның барсына да хас проблемалар: су челтәре тузган, су чыганаклары санитар таләпләргә туры килеп бетми. Авыл җирлекләрендәге үзәкләштерелгән су чыганакларында санитар-химик, микробиологик һәм радиация күрсәткечләренә тикшерү үткәрүгә игътибарны көчәйтү сорала. Карамалы,...
-
Азнакайда вакцинация сезоны башланды
Көз белән бергә безнең ишекләргә салкын тию, грипп авырулары да шакый. Әлеге чирләр белән ел саен халыкның 30 проценты авырып ала. Алар барлык йогышлы авыруларның 90 процентын тәшкил итә. Шуңа күрә дә районыбызда ел саен грипп чоры алдыннан вакцинация үткәрелә. Узган ел, мәсәлән, 1282 кешегә, ягъни халыкның 19,9 процентына шундый...