3 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кредит, ипотека түләүчеләр дә корбан чалдырырга тиешме?
Изге Корбан гаете якынлаша. Быел корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Гает көннәре якынлашканда, газета укучыларыбызның теләкләрен истә тотып, корбан чалуга кагылышлы сораулар белән без Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек. - Кредит, ипотека түләүчеләр дә корбан чалдырырга тиешме? - Әгәр кешенең төп ихтыяҗларыннан...
-
Кара җимеш ябыктыра
Ябыгуның өчен гади рецепт: Сигез кара җимешне ваклап турыйбыз да бер стакан майсыз кефир өстенә салабыз һәм кичке аш урынына шуны эчеп куябыз. Иртәнге, төшке ашларга майлы, баллы әйберләр кулланмагыз. http://www.shahrikazan.com/
-
Карбызны кышка саклау буеча азнакайлыларга киңәшләр
Карбыз белән декабрь аенда да сыйланып була. Аны дөрес итеп саклаганда, әлбәттә. Моның өчен калын кабыклы, бер җире дә ярылмаган, имгәнмәгән карбыз сайлап алабыз. Авырлыгы 4-5 килограмм булганына өстенлек бирегез. Беренче ысул: гадәти балчыкны су белән кушабыз, масса каймак хәлендә булырга тиеш. Шуны карбызга 0,5 сантиметр калынлыкта сылыйбыз. Яхшылап киптерәбез...
-
Азнакай шәһәр прокуратурасы торак йортларның җылылык сезонына әзерлеген тикшерде
Азнакай шәһәр прокуратурасы Бөгелмә зона торак инспекциясе белән берлектә Актүбә бистәсендәге күп фатирлы торак йортларны ягулык сезонына әзерләүдә торак-коммуналь закончалыкларының үтәлешен тикшерде. Тикшерү күрсәткәнчә, Нефтьчеләр урамындагы 9 нчы йортта үзәк җылылык системасының йортка керә торган торбасында изоляция бозылган, вентиляция каналларының башы төзек түгел. Шулай ук Комаров урамындагы 20 нче йорт...
-
Мәктәпләрдә 5 көнлек укуга күчәбез?!
Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны шимбә көнгә укулардан азат итәргә телиләр. Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан. Дөрес, укулар булмау - ул әле мәктәпкә килмәү дигән сүз түгел. Депутатлар башлангыч сыйныф укучылары өчен шимбә төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү көне, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный. Ш имбә көннәрендә мәктәптә...
-
Бәрәңге алуга керешер алдыннан, сабагын чабарга кирәк – белгеч фикере
Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галиме бәрәңгене саклау серләре белән уртаклашты (Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ", Мәрьям Насыйрова). Бәрәңгене кайчан җыярга, ничек сакларга, черү авыруларын ничек кисәтергә, уңышны саклау барышындагы төп хаталар турында "Татар-информ" хәбәрчесенә Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының авыл хуҗалыгы биотехнологияләре бүлеге җитәкчесе Зенон Сташевски сөйләде. Бәрәңге алырга кайчан...