3 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Азнакайдан Илмир Гәрәйшин Россия Федерациясе Энергетика Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Кешенең язмышы тугач та маңгаена язылган була, диләр. Язмыштан узмыш юк, дип шуңа әйтеләдер дә инде. Гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган Илмир Тәлгать улы Гәрәйшин да нефть тармагында эшләрмен дип уйламагандыр. Туган авылы Югары Стәрле авылы мәктәбенең бишенче сыйныфын тәмамлаган ел була ул. Гаилә башлыгы Азнакайга күченеп килергә карар кыла. Гаиләдә...
-
Азнакай нефтьчеләре һөнәри осталыкларын бәйгедә күрсәтте
Узган җомгада нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан "Елховнефть" идарәсенең өйрәнү полигонында "Татнефть" ААҖ структур подразделениеләренең яшь һөнәр ияләре командалары арасында ел да уза торган осталык бәйгесе булды. Елга бер генә тапкыр үтә торган бу мәртәбәле бәйгедә яхшы чыгыш ясау өчен зур хезмәт, тырышлык, вакыт сарыф ителә. Командалар даими өйрәнү полигонында үз...
-
Азнакайның Митрәй авылында ишегалды бәйрәме узды
Районыбызда матур гадәткә кереп барган урам бәйрәмнәренең берсе 23 август көнне Митрәй авылының Тау асты урамында гөрләп үтте. Тын гына агылган Авыл көе әлеге урамда яшәүчеләрне, аннан тамырланып чыкканнарның олысын-кечесен бергә җыйды. Балачакларын, яшьлекләрен, туган нигезләрен сагынып кайткан авылдашлар, туган-тумачалар, якташлар, дус-ишләр очрашып күреште, истәлекләр белән уртаклашып, матур хатирәләргә чумды....
-
Азнакайның Актүбә бистәсе мәдәният йорты директоры Нина Хвалеева коллектив белән оста дирежер кебек идарә итә
Районыбызның мәдәният өлкәсендә сокланырлык кешеләребез шактый. Тынгысыз, үз эшенә чын күңелдән бирелгән, авырлыклардан курыкмаучы Нина һәм Юрий Хвалеевлар әнә шундыйлардан. Баулы районында туса да, Нина Владимировнага Актүбәдә үсәргә, канат ныгытырга һәм хезмәт итәргә насыйп була. Мәктәп елларында ук ташып торган иҗат сәләте кызны Алабуга культура-агарту учищесына алып килә. Үзешчән театр...
-
Азнакайның “Җанашым”ы өчен венгрлар да җан аткан
Район-шәһәр Мәдәният йортының «Җанашым» фольклор ансамбле Татарстан Республикасы делегациясе составында Венгриянең Бугац шәһәрендә узган төкри халыклар Корылтаенда катнашуы турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Анда алган кичерешәләре белән уртаклашуны сорап, без мәдәният идарәсе начальнигы Гөлсинә Хафизовага мөрәҗәгать иттек. - Әлеге корылтай 2007 елдан бирле Будапештан 160 чакрым көньяккарак - киң...
-
Азнакайда сыерлар фермасында янгын чыккан
"Кызыл әтәч" тә үз кодрәтен күрсәтеп алган: 25 нче августта "Союз-Агро" ҖЧҖгә караган мөгезле эре терлек фермасында янгын чыга. Район үзәгеннән килгән янгын сүндерүчеләр, хуҗалыкның үз хезмәткәрләре тырышлыгы белән маллар янгыннан коткарыла, фермага да зур зыян килми. 29 августта Мәсгут авылында ялгыз әби яшәгән йортта да ут чыга. Бәхеткә, күршеләре...