3 июль 2015 яңалыклары
-
Шәрипова Фәния Закирҗан кызын 75 яшьлек юбилее белән тәбриклибез
Урманай авылында яшәүче әниебез, әбиебез Шәрипова Фәния Закирҗан кызын чын күңелебездән 75 яшьлек юбилее белән тәбриклибез. Кадерле әниебез, әбиебез! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Сиңа куанычлы озын гомер, сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның, оныкларыңның җылы карашларын тоеп, игелекләрен генә күреп яшәргә язсын. Балаларың,...
-
Мәрданшина Мөзәянә Заһидулла кызын 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Югары Стәрле авылында яшәүче әниебез, әбиебез Мәрданшина Мөзәянә Заһидулла кызын 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, кайгысыз, шатлыклы тыныч көннәр, балаларыңның ягымлы карашларын тоеп, оныклар, оныкчыклар белән горурланып, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын. Сыңар канат гомер кичердең син, Ачы хәсрәтләр күп күрдең. Сабыр, йомшак...
-
Туган көннәрегез белән тәбрик итәбез
Урсай авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Дәүләтгәрәев Миргаяз Дәүләтша улына 5 июльдә 80 яшь тула. Әниебез Тәслимә Гобәйдулла кызы белән 56 ел бергә яшәп, тату гаиләдә ике кыз, бер ул үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар. Хәзерге көндә балаларының игелеген күреп яшиләр. Әти, сине туган көнең белән тәбрик итеп, җан...
-
Якупова Флора Шамил кызын 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез
Кадерле әниебез Якупова Флора Шамил кызын 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Аллаһ Тәгалә тәннәреңә сәламәтлек, җаннарыңа тынычлык бирсен, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, әтиебез белән пар канатлар булып озын-озак гомер кичерүегезне телибез. Безгә булган игътибарың, хөрмәт-ярдәмең һәм киңәшләрең өчен чиксез рәхмәт әйтеп баш иябез. Иң изге теләкләр белән: барлык туганнарың, оныкларың исеменнән...
-
Күрүчеләр юкмы
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге 1985 елгы удмуртияле Сибирев Николай Васильевичны эзли. Ул агымдагы елның 25 маенда Удмуртиядән Азнакайга эшкә дип килә, Әгерҗе авылы кырындагы урманда урнашкан вагонда яши. 29 май көнне билгесез юнәлештә чыгып китә. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди мәгълүмат та юк. Билгеләре:...
-
Азнакай районыннан табиб-педиатр Луиза Морадымова “Ак чәчәкләр” республика бәйгесендә “Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә җиңү яулады
Үз алдына ачык максат куеп, гомере буе аңа тугры калган кешеләр бар. Луиза Морадымова да әнә шундыйлардан. Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган яшь белгеч туып-үскән шәһәре Азнакайга кайтып, гомерен яшь буынның сәламәтлеген ныгытуга багышлый һәм менә инде 24 ел шушы изге дә, җаваплы да, тынгысыз да хезмәттә. Беренче көннән үк...
-
1 июльдән Россия Федерациясенең Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде
1 июльдән Россия Федерациясенең Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл аша чыкканда яки юл читеннән барганда, җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаргыч элементлы әйберләре булырга һәм алар транспорт йөртүченең әлеге әйберләрне күрерлек итәргә тиеш. Бу таләпне үтәмәгән өчен җәяүле 500 сум күләмендә штрафка тартылачак.
-
Азнакайга 29 украиналы сыену урыны эзләп килгән
Бүгенге көндә районда Украинада хәрби хәрәкәтләр башлангач килгән 46 кеше яши. Аларның 29ы сыену урыны эзләп килүчеләр. 17 украиналыга вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирелгән. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта җирлегебездә мондый рөхсәт алган 108 чит ил кешесе яши. Фото belive.ru сайтыннан
-
Азнакай – Әлмәт юлында төзелеш эшләре бара
Бу көннәрдә Азнакай - Әлмәт юлының Әгерҗе авылы борылышы тирәсендә юл төзелеше эшләре бара. - Республика программасы буенча биредә иске асфальт юл төптән үк яңасына алыштырыла һәм Әгерҗе авылына керү юлында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында да чаралар күрелә - юл киңәйтелә, - дип хәбәр иттеләр безгә төзүчеләр, "Татнефтедор" филиалы автомобиль...
-
Азнакайда яңа бакча балалар җыя башлады
Районда балалар бакчасына кытлыкны бетерү өстендә җитди эш алып барыла. "Бәләкәч" республика программасы нигезендә шәһәребездә заманча "Тамчыкай балалар бакчасы ачылган иде. Быел көзгә республика ярдәме белән Яңа Юл бистәсендә дә балалар бакчасы сафка басачак. Әлеге уңайдан мәгариф идарәсендә бу бакчага балаларны яздыру башланды. Бирегә 1 яшьтән алып 3 яшькә һәм...