3 май 2017 яңалыклары
-
Азнакайдан Айгөл Мортазина – республика бәйгесе җиңүчесе. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Казанда "ПолитЗавод" проекты җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Республика бәйгесендә Азнакай пенсия фонды идарәсе хезмәткәре Айгөл Мортазина да җиңү яулап, киләчәктә РФ Дәүләт Думасы депутатлары ярдәмчесе буларак, стажировка узу мөмкинлегенә ия булды.
-
Азнакайда хорлар көрәште. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Бүген Азнакай балалар иҗаты үзәгендә чын-чынлап хорлар көрәше булды.Беренче тапкыр үткәрелә торган муниөипалҗ бәйгедә 11 мәктәп хоры катнашты. Әлеге бәйге мәгариф идарәсе тарафыннан Җиңү бәйрәме уңаеннан сәләтле балаларны ачыклау, хор җырын популярлаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан оештырылган. Гран-прига Азнакай 2 нче урта мәктәбенең Зөлфия Галиева җитәкчелегендәге «Радость» коллективы лаек булды....
-
“Маяк” газетасы редакциясендә Бөтендөнья иммунизация айлыгы кысаларында “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайда чәчү ничек бара
Чәчү - 2017 Сабан культураларын чәчү көндәлеге. Мәгълүматлар (3 майга) авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. Хуҗалык исеме План Факт % "Азнакай"АФ" ҖЧҖ 25126 4576 18 "Тукай" ҖЧҖ 1470 270 18 "Мөстәкыймов ис." ҖЧҖ 995 130 13 "Марс" ҖЧҖ 3440 400 12 "Союз-Агро" ҖЧҖ 9651 938 10 "Агропродукт" ҖЧҖ 5694...
-
Пенсия закончалыгы буенча сорауларыгыз булса, “Кайнар линия”гә шалтыратыгыз!
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 5 майда "Кайнар линия" үткәрә. Бу көнне 9.00-15.00 сәгатьләрдә 8-800-100-26-27 телефон номеры буенча бушлай шалтыратып, үзегезне борчыган сорауларга җавап таба аласыз.
-
Азнакайда “Игелек чәчәкләре” акциясе үзды.
Азнакай яшьләре Лениногорск политехник көллияте белән бергә экология елы чаралары кысаларында "Игелек чәчәкләре" акциясе үткәрде. Тиздән Яшьләр үзәге тирәсен аллы-гөлле чәчәкләр бизәр.
-
Агач утырттык. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе территориясендә "Агач утырт" экологик акциясе узды. Бүлекчә хезмәткәрләре һәм биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар 10 төп декоратив агач утырттылар. Алсу Бадыйкова, социаль эш буенча белгеч
-
Җиңү бәйрәменә бүләкләр ясадык. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Җиңү бәйрәме алдыннан "Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәт буенча испектор Г.Низамова Георгий тасмаларыннан күкрәккә тагарга брошкалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар буе эшне күңел биреп башкардылар.Өлкәннәр һәм инвалидларга бүләккә 36 брошка ясалды. Алсу Бадыкова, социаль эш буенча белгеч
-
Азнакайлылар – “Сәламәтлек” XIV авыл Спартакиадасында. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Арча шәһәрендә "Сәламәтлек" XIV авыл Спартакиадасы кысаларында кул көрәше буенча ТР Чемпионаты үтте. Республиканың төрле почмагыннан 17 команда катнашында узган ярышларда Азнакай районы җыелма командасы 4 нче урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә Сирин Әхмәтҗанов (Әлмәт политехник көллияте студенты) - 1 нче, Заһир Асибаков ("Таллы Бүләк" хуҗалыгы баш инженеры) - 2...
-
Коры, җилле һавада янгын куркынычы арта
Көннәрнең кинәт кенә җылытып җибәрүе, кызу һәм коры һава янгын куркынычын бермә-бер арттырды. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, соңгы өч көндә генә дә 19 лап чакыру булган. Алар арасында коры үлән яндыру очраклары да күп. Мәсәлән, Бирючевка авылында коры үлән яну аеруча борчу тудыра. Янгыннарны яшәүчеләрнең үзләре сүндерү очраклары да...
-
Азнакай шәһәр прокуратурасы тыелган мәгълүмат урнаштырылган интернет-сайтларны блокировкалауга ирешә
Азнакай шәһәр прокуратурасы "Информация, информацион технологияләр һәм информацияне саклау турында" Федераль закон үтәлеше таләпләренең сакланышын тикшерде. Тикшерү барышында тыелган су биологик коралларын әзерләү һәм файдалану турында мәгълүмат булган 30 сайт булуы ачыкланды.Шул ук вакытта аны теләсә кайсы интернеттан файдаланучы кереп карый да ала. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 256 нчы маддәсе...