3 март 2016 яңалыклары
-
Азнакайда кар суларын еру эшләре бара
Табигатьнең аномаль күренешләренә өйрәндек бит инде хәзер: әле генә ябалак-ябалак кар яуса, берничә сәгатьтән ялтырап кояш чыгып, гөрләвекләр ага башлый. Шуңа да теләсә кайсы халәткә әзер торырга кирәк. Бүгенге көндә шәһәрдә су басуларга юл куймау максатыннан, махсус техника ярдәмендә кар суларын еру; суүткәргеч торбаларны, күперләрне чистарту; урамнарны кардан чистарту буенча...
-
Азнакайда эш урыннары сезне көтә
Азнакайга табиб, укытучы, агроном, зоотехник, шәфкать туташы, менеджер, сатучы һәм тагын бик күп төрле белгечлекләр кирәк Мәшгульлек үзәгендә теркәлгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә районыбыз оешма-предприятиеләрендә 307 вакансияле эш урыны бар. Районга төрле белгечлекләр таләп ителә. Әйтик, гомумпрактика табиблары, акушер-гинеколог, инфнекционист, педиатр, стоматолог... Кибетләргә директорлар, шулай ук сатучылар таләп ителә, кухня...
-
4 мартта ЗАГС бүлегендә “Пар канатлар” клубында кичә үтәчәк
Ун ел. Уртак тормыш корып яшәү дәверендә азмы бу, күпме? 4 мартта ЗАГС бүлегендә "Пар канатлар" клубында үтәчәк кичәдә, тәгаен, моңа һәр гаилә үз җавабын табар. Бу көнне кичке биш сәгатьтә 10 ел бергә гомер иткән, ягъни "Роза туй"ларын билгеләп үтүче парлар белән очрашу үткәрелә. Исеме дә нинди матур: Роза...
-
Азнакай коткаручылары – беренче урында!
Узган ел оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Азнакайдагы 87 нче янгын сүндерү часте коллективы Татарстан Республикасы буенча "Муниципаль районның иң яхшы янгын часте" номинациясендә беренче урынны алды, 1дәрәҗә Диплом, кубок белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Прокуратура хәбәр итә. Интернетта тыелган мәгълүмат таратыла
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан "Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турында" федераль закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында су, газ, электр энергиясен исәпләү приборларын туктатырга һәм башка законсыз тыкшынуларга сәләтле магнитларны сатучы интернет-кибетләр ачыкланды. Сайтларда урнаштырылган мондый хәбәрләр гражданнарны законсыз гамәлләргә тарта һәм ул тыелган мәгълүмат таратуга керә. Тикшерү нәтиҗәләре...