3 март 2014 яңалыклары
-
Фермерлар эшчәнлеге буенча Мәскәүдә узган бәйгедә азнакайлылар җиңү яулады
20-21 февральдә Мәскәү шәһәрендә Россия крестьян (фермерлык) хуҗалыклары Ассоциациясе һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының XXV cъезды узды. Анда Азнакай фермерлары Ассоциациациясе җитәкчесе Айрат Габдрахманов та катнашты һәм фермерлар эшчәнлеге буенча узган бәйгедә азнакайлыларның җиңү яулавы турында шатлыклы хәбәр алып кайтты.
-
Азнакай халкының 84 проценты татар телен үзенең туган теле дип саный
Азнакай халкының татар теленә мөнәсәбәте белән кызыксынып, Яшьләр үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә зур сәүдә үзәкләрендә һәм Татарстан мәйданында азнакайлылардан сораштыру үткәрделәр. Барлыгы 114 кеше җаваплары белән уртаклашты. Сораштырыганнарның 84, 39 проценты татар телен үзенең туган теле саный. Аларның барсы да телне яхшы белә. Респондентларның 13,05 проценты руслар һәм аларның...
-
Азнакайдан Азамат Гәрәев бокс буенча Татарстан Беренчелегендә I урын яулады
Казанда узган 2000-2001 нче елгы егетләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә Азнакайдан ике спортчыбыз җиңүгә иреште. 65 кг авырлыкта «Юбилейный» балалар спорт мәктәбе укучысы Азамат Гәрәев абсолют җиңүче дип табылды. 50 кг авырлыкта Илнар Мөбәрәкшин 2 урынга лаек булды. Яшь боксерларны ярышларга тренер Морат Галиев әзерләде. Фото http://vk.com/id171823378?z=photo171823378_303445268%2Fphotos171823378
-
Азнакайда әҗәтләре күп җыелган шоферларны ачыклау максатыннан рейд үткәрелде
Штрафы булганнарны өлкән инспектор Валерий Черных мәгълүматлар базасы аша тикшерә Россия Эчке эшләр министрлыгы Азнакай бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең административ закончалылыкны башкару буенча өлкән инспекторы Валерий Черных, пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков, Азнакай районара суд приставлары бүлеге суд пристав-башкаручысы Зөлфия Гәрәйшина, "Маяк" газетасы редакциясе һәм җирле радиотелевидение компаниясе журналистларының берләштерелгән рейды...
-
Азнакай укучылары якташ галимнәр белән очрашты
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда шәһәребезнең 2 нче мәктәбе укучылары күренекле якташларыбыз Франс Хәлилов, Мирфаяз Солтанов белән очрашты. Мирфаяз ага - авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышланган күп фәнни хезмәтләр авторы. Франс ага исә оста бакчачы буларак яхшы таныш. Аның әлеге темага багышлап язган фәнни-методик китаплары шактый. Укучылар аларны кызыксынып тыңлады. Очрашуда шулай...
-
Азнакайның иң яшь сыер савучысы 6 нчы сыныйфта укый
Районның иң яшь сыер савучысы Кәкре Елгада яши - ул 6 нчы сыныйфта укый. Укучыларга һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган конференциядә Ләйлә Гыйбадуллина һәм аның кебек җәйге ял вакытларында фермада, кырда эшләгән малай-кызларны бүләкләгәндә гаҗәпләнеп тә, сокланып та утырдым фидакарьләргә. Резеда ШӘРИПОВА Биш балалы Зәйдуллиннар гаиләсендә Ләйлә - иң олысы. Әнисе...
-
Март башында Азнакай халкы өч көн ял итәчәк
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килү сәбәпле, ил халкы өч көн ял итәчәк. Хезмәт кодексы нигезендә, 10 март - өстәмә ял көне булып санала. 1 Май бәйрәмендә россиялеләр дүрт көн (1-4 май) ял итәчәк. Җиңү бәйрәмендә исә өч көнлек (9-11 май) ял каралган.