3 февраль 2017 яңалыклары
-
Азнакайның «Гөлстан» әдәби берләшмәсе утырышы узды
Азнакай районы «Маяк» газетасы редакциясе каршында эшләп килүче «Гөлстан» әдәби берләшмәсенең утырышы узды.
-
Кышкы сынамышлар
*Ай чалкан туса - коры була, башкача туса - буран була. *Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт. *Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр. *Кыш көне йолдызлар куе күренсә, салкын булыр. Әгәр сирәк күренсә, җылы һәм буран булыр.
-
Азнакай районында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре башланды
Быел Азнакай районында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча Федераль закон чикләрендә һәм адреслы муниципаль программа нигезендә районда 30 йортка 83 млн. 906 мең сумнан артык (төрле финанслау чыгымнарын исәпкә алып) күләмендәге суммага капиталь ремонт уздыру планлаштырылган. Быел Азнакай шәһәрендә - 23 ; Актүбә бистәсендә - 6, Чалпы авылында...
-
Азнакайда торакны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана
Мәгълүм булганча, 2017 елның 1 мартында торакны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана. Вакыт бик аз калып бара, бу эшне соңгы көнгә калдырган азнакайлыларга бүгеннән Гурьянов урамы, 18 нче йорт адресы буенча урнашкан Бердәм исәп-хисап үзәгенә (8 нче бүлмә) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат өчен тел.: 7-35-77.
-
Азнакайда авыл яшьләре арасында хоккей ярышлары узачак
23 февраль көнне Вахитов авыл җирлегендә узачак авыл яшьләренең VI спартакиадасына аерым спорт төрләре буенча сайлап алу турлары дәвам итә. Агымдагы атнаның якшәмбесендә, ягъни 5 февраль көнне, авыл егетләре хоккейда көч сынашачак. Ярышларны ачу тантанасы 8.45 сәгатьтә башлана. 9.00-9.45 сәгатьләрдә - Әгерҗе - Урсай, 10.00-11.00 сәгатьләрдә - Тымытык - Әсәй,...
-
Азнакайның 6 нчы мәктәп укучылары һөнәр сайлый
Профориентация эше кысаларында шәһәребезнең 6 нчы урта мәктәбендә төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уза. Күптән түгел 10-11 сыйныфлар эчке эшләр хезмәте лейтенанты Ксения Зубова белән очрашып, федераль хезмәт, әлеге һөнәрне бирүче уку йортлары һәм анда керү шартлары белән таныштылар. Ә 2 февральдә аларда Казан милли тикшеренү технологик университетының Бөгелмә филиалы...
-
Азнакай укучыларын янгын куркынычсызлыгына өйрәттеләр
Азнакай 5 нче урта мәктәбендә янгын куркынычсызылыгы буенча өйрәнүләр узды. 24 һәм 87 нче янгын частьләре хезмәткәрләре укучыларга шулай ук янгын чыккан очракта үз-үзеңне ничек тотарга, кайда хәбәр итәргә һәм янгыннан саклану чаралары турында да аңлаттылар.
-
Азнакайлылар, февральдә дүрт көн рәттән ял итәбез
Быел Яңа ел каникулларының дәвамы февраль аенда да булыр, дип көтелә. Бәйрәм көне - 1 гыйнвар ял көненә туры килгәнлектән, ул 24 февральгә күчерелде. Ә инде аңа хәтле булган 23 февраль - Ватан сакчылары көне, бәйрәм. Шулай итеп, февральдә безне рәттән дүрт - 23, 24, 25, 26 февраль - ял...