3 февраль 2016 яңалыклары
-
Эльмир Булатов Вәсилә Фәттахованың кызын тәрбиягә алу турында сүз чыккач: «Баланың әтисе көн саен хастаханәгә барып, хәлен белеп тора бит»
Вәсилә Фәттахованың кызын Хәния Фәрхи тәрбиягә алырга теләве турындагы хәбәр таралганнан соң, аларның гаилә дусты "Роксана" радиосында тапшырулар алып баручы, ди-джей Эльмир Булатовка шалтыраттык. Әлеге ялган хәбәрне ишетеп аның да бик кәефе кырылган иде. - Ничек инде берни белми торып шундый хәбәр таратырга була. Баланың әтисе көн саен хастаханәгә барып,...
-
Иремнең күз яшьләре (булган хәл, зур гыйбрәт)
«Сөембикә» журналын яратып укыйм. Җан тынычлыгы табам аны укып. Гыйбрәт, үрнәк алырлык язмалар да бар. Журнал тышлыгында чыккан чибәр ханымнарга карыйм да: «Эх, бар бит уңган, тырыш кешеләр!» - дим. Үземнең дә шундый булырга хыялланып йөргән чакларым бар иде. Без бит Совет чорында үстек, ә ул чорда мондый бизнесмен хатын-кызлар...
-
Азнакай студентлары туган мәктәпләренә җыела
Югары уку йортлары студентлары кышкы сессияләрен тәмамлап, каникулга кайттылар. Чит шәһәрләрдә аларны туган йортлары гына түгел, белем алган мәктәпләре, сыйныфташлары, укытучылары да сагындыра. Шуңа күрә дә мәктәпләрдә оештырыла торган очрашу кичәләренә ашкынып киләләр, уңышлары белән уртаклашалар. Югары сыйныф укучылары өчен дә һөнәри юнәлеш бирүдә мондый чараның файдасы зур. Бердәм очрашу...
-
Шәйдуллин Ильмир Нашәт улы Вахитов авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Шәйдуллин Ильмир Нашәт улы Вахитов авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул 1985 елда Азнакай шәһәрендә туган, югары белемле, Икътисад, хокук һәм идарә итү, Мәскәү социаль-гуманитар институтларын тәмамлаган, юриспруденция һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысы белгечлекләренә ия, әлегә кадәр Җиңү бистәсе гомумбелем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, директорның...
-
Иң яхшы бизәлгән яңа ел чыршысы – Азнакай районы Актүбә бистәсендә
Актүбәлеләр елның-елында төрле бәйгеләрдә призлы урыннарны алып киләләр. Әле менә шушы көннәрдә янә бер җиңү яуладылар: "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы" бәйгесендә "Көньяк-көнчыгыш зонасы торак пунктлары арасында иң яхшы бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы" номинациясендә беренче урынны яулап, саллы премиягә ия булдылар. Котлыйбыз! Актүбәлеләргә...
-
Энергия саклау – шәм яктысында уку түгел
Азнакай җылылык челтәре предприятиесе яңа алым кулланып ел саен 5 миллион экономия алырга ниятли Соңгы вакытта, ни гаҗәп, бөтен кеше сакчыллык, экономияләү турында сөйли башлады. Әнә кулын юганда гына да бидрә-бидрә су агызырга күнеккән тормыш иптәшем дә көннәрнең берендә ванна бүлмәсенә кул югыч алып кайтып куярга кирәк, су азрак агар...
-
Татарстан юлында коточкыч юл һәлакәте
Ике зур чит ил машинасы бер-берсенә килеп бәрелешә. Бу фаҗига Казан-Шәмәрдан юлында була. Бәрелү шулкадәр көчле булган, хәтта машиналарның икесен ике якка ерак арага атып бәргән. Хәзер тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru/tt/hbrl/item/13252-tatarstan-yulyinda-kotochkyich-yul
-
Шашлык ашыйм дип чак үлемнән калган
Бер елны Казаннан кайткан аучылар Кырлай урманында кабан дуңгызы аталар да, шунда ук шашлык кыздырып ашыйлар. Соңрак ачыкланганча, әлеге кабан дуңгызы трихинелез белән авырган була. Өлкән яшьтәге аучыларның берсе ай буе һушсыз ята, чак кына якты дөнья белән хушлашмый кала. - Трихинелезны күзгә күренми торган вак йомры суалчаннар тудыра, -...
-
Грипп көннән-көн җәелә бара
Әлегә безнең районда хәл торышы начар булмаса да, салкын тиеп чирләү очраклары арта тора. "Бүгенге көндә профилактик эшчәнлек киң җәелдерелде, - ди район үзәк сырхауханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимова. - Стационардагы барлык бүлекләрдә саклану чаралары күрелә. Грипп баш калкыткан очракта, резерв бүлек әзер. Биредә 17 өстәмә урын булдырылды....
-
Вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Галимуллинаның юклыгын күңел кабул итә алмый
Соңгы юлга - кайтмас киткәндә дә Дуслык бит ул - яшәү дәвамы! Табигатьтә кыш. Һәрнәрсәдә дә кыш төсе чагыла. Җир өстенә ап-ак юрган ябылган. Агачларда ак бәсләр ялтырый. Күзне камаштыра торган сихри кар бөртекләре җил белән шаяра. Алар тәрәзәләргә кунып: "Әй, кешеләр, безнең матурлыкны, пакълекне күреп калыгыз", - дип дәшә...
-
Түбә астына барма, башыңа балә алма
Табигатьнең көйсезлегенә һич көйләнеп бетмәле түгел. Менә тагын зәмзәһир суыклардан соң түбәләрдән тып-тып тамча тама. Әйтерсең, яз ишек кага. Ә урамда - февраль башы гына! Мондый җылытуның шәһәр кешесе өчен бик начар ягы бар - түбәләрдән боз, кар ишелү. Дүртенче-бишенче катан төшкән боз сөңгесе астына туры килсәң, исән калырмын димә!...
-
Кеше урлап китеп үтерүдә гаепләнүче 4 кытайлыга карата кузгатылган эш судка тапшырылган
Үз ватандашларын урлап качучыларның берсе - 27 яшьлек эшмәкәр, калганнары - 26, 29, 34 яшьтәге эшсезләр Кеше урлау, мәҗбүриләп акча таләп итү һәм кеше үтерүдә гаепләнүче Кытайның 4 гражданына карата кузгатылган җинаять эше Татарстан Республикасы Югары судына тапшырылган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Искәртеп үтик:...