3 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Диспансеризация чирне ачыклый
Халыкка диспансеризация үткәрү 2016 елда да дәвам итәчәк. Аның максаты: авыруларны вакытында ачыклау һәм нәтиҗәле дәвалау үткәрү, шуның белән кешеләрнең тормышын саклап калу, гомерне озайту. Быел диспансерлаштыруны 1995 , 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932,...
-
Азнакайда Яңа елда беренче булып туган сабый – малай
Бөтен дөнья Яңа - 2016 елны каршыларга әзерләнгәндә, 31 декабрьдә 22.30 сәгатьтә, Азнакайның бала тудыру йортында 3.300 килолы нәни кызчык дөньяга аваз сала. Ә инде Яңа елның беренче сабые - малай, ул 1 гыйнвар көнне 23.30 сәгатьтә, 3 800 килограммлы булып туа.
-
Азнакай районында узган елда 360 гаилә корылган
Урамнарыбыздан туй машиналары үткәндә кемнең генә йөрәге җилкенеп калмый икән?! Яңа гаилә корылу - ул яңа тормыш башлану, өр-яңа нигез корылу. 2015 елда районыбызның ЗАГС бүлегендә 360 яшь гаилә теркәлгән. Тормышыбыз туйлар кебек әнә шундый сөенечле вакыйгалардан гына торсын иде дә бит. Узып киткән елда 181 гаиләнең таркалуы бик кызганыч...
-
Алкоголь сатсалар – хәбәр итегез
Күпме генә бу хакта язма-сөйләмә, ялган аракы белән сәүдә итү темасы актуаль булып кала бирә. Чөнки эчкән кешегә - диңгез тубыктан, аны сатучыларга - барыбер, алар табыш артыннан куа. Әлеге мөһим проблема белән бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп булганын истән чыгармасак иде. Ялган аракы белән сәүдә итү, балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр...
-
Азнакайның ветераннары бик актив тормышта яши
Район ветераннар советы активистлары Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар йортында булып, биредә тәрбияләнүчеләргә Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр, беркем дә бүләксез калмады. Ветераннар аларны күңелле җыр-биюләре белән дә ял иттереп, бәйрәм кәефе өстәделәр.
-
Азнакай үзәк сырхауханәсе бәйрәмнәр көннәрендә дә эшли
Үзәк поликлиника 3,6,9 гыйнварда 8.00-14.00 сәгатьләрдә, ә инде балалар поликлиникасы бу көннәрдә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатька кадәр кабул итә. Хатын-кызлар консультациясенең, Актүбә, Вахитов, Тымытык, Чалпы амбулаторияләренең дә 3,6,9 гыйнвар көннәрендә пациентлар өчен ишекләре 8.00-12.00 сәгатьләргә кадәр ачык булачак. Сәламәтлек саклау учреждениеләре бәйрәм көннәрендә дә эшләп торса да, берегезнең дә авырмавын,...