2 декабрь 2016 яңалыклары
-
Тарихи-гыйльми конференция ни өчен Азнакайда узачак?
(Азнакай, 2 декабрь) Редакциябезнең бүгенге кунагы - академик, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов. Аның иҗтимагый эшчәнлеге вазифаларын саный башласаң, шактый озынга китәр иде. Альберт Әхмәтҗан улының "Маяк" белән танышлыгына, икеарада иҗади элемтә урнашуына да инде дистә елдан артты. Бу юлы сүзебез республиканың, Азнакайның да югалган авыллары,...
-
Азнакай хуҗабикәсе Зөлфия Шәрипова Яңа елга багышланган видеобәйгенең беченче конкурсанты булды
Зөлфия Шәрипова Яңа елга багышланган видеобәйгенең беченче конкурсанты булды. Ул "Әтәч яшеллек ярата" дип исемләнгән салатның ясау тәртибен видеога төшереп җибәргән. Сез дә Яңа ел табынына яшелчәләргә Әтәч үлеп яраткан яшеллек (укроп, суган, петрушка һ.б.) кушып, телне йотарлык эксклюзив салат ясый һәм аны видеога төшереп, безгә җибәрә аласыз. Бәйге таләпләре...
-
Зөлфия Шәрипова "Әтәч яшеллек ярата" салаты тәгъдим итә
Азнакай хуҗабикәсе Зөлфия Шәрипова Яңа елга багышланган видеобәйгенең беченче конкурсанты булды. Әлеге бәйгедә теләк белдергән һәркем катнаша ала >>> www.aznakaevo-rt.ru
-
Мәүлид ән-Нәбине Азнакай мөселманнары 11 декабрьдә бәйрәм итәчәк
(Азнакай, 2 декабрь) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны исламдагы иң күркәм айларның берсе - рабигыләүвәл башлануы белән котлады. "2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай - рәбигыләүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Мәүлид - туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү...
-
Азнакай тарихына тагын бер китап өстәлде
Юбилей уңаеннан «Азнакай шәһәр судына - 85 ел» дип исемләнгән документаль-публицистик китап дөнья күрде. Гамәлдәге һәм отставкадагы хөкемдарларның истәлекләре, архив материаллары, тарихи һәм заманча фоторәсемнәр белән бизәлгән китап Азнакай шәһәр судының үткәнен, бүгенгесен укучы күңеленә үтәрлек итеп тасвирлаган. Суд системасы үсешенә зур өлеш керткән ветераннар, системаны камилләштерүгә күп көч түккән...
-
Азнакай районының яшь имамнары 180 меңлек грантка ия була ала
(Азнакай, 2 декабрь) Татарстан Диния нәзарәтендә авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде. Утырышта мөфтинең урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батыр, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең Аппарат җитәкчесе Рәфис Шаһвәлиев һәм башка бүлек җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат үзәге. Комиссия әгъзалары грантка гариза биргән 32 яшь имамга динебезгә...
-
Азнакайлылар “Халкым минем” газетасы игълан иткән бәйгедә катнаша ала
Бөтендөнья татар конгрессы, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы "Бу минем әнием" дигән бәйге игълан итә. Һәркемнең үз әнисе турында сөйлисе, күңелендә йөрткән матур сүзләрне җиткерәсе киләдер. Катнашу өчен әниегез турындагы язма (күләме 3 биттән артмаска тиеш), әниегезнең фотосы һәм "Халкым минем" газетасына 2017 елның беренче...
-
Азнакайда медик-социаль экспертиза хезмәтенең яңа бинасы ачылды
Районыбызда тагын бер куанычлы вакыйга булды: Азнакай шәһәрендә медик-социаль экспертиза хезмәтенең яңа бинасы ачылды. Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан буенча төп медик-социаль экспертиза бюросының әлеге 19нчы федераль учреждениесе Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Аны ачу тантанасында әлеге районнарның җитәкчеләре, Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча уполномоченный Сәрия Сабурская,...
-
Азнакай укучылары СПИДка каршы көрәшкә кушылдылар
(Азнакай, Айгөл Дишина, директор урынбасары) СПИДның нинди куркыныч чир икәнен һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерүен һәркем белә.СПИД белән авыручыларга күпчелек кеше шикләнеп карый, алар белән аралашудан кача. Җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге авыруларга юнәлтү, аларның хәлләренә керә белергә өйрәтү максатларында 1 декабрьдә СПИДКА каршы көрәш көне уза. Безнең Азнакай 1 нче урта...