2 декабрь 2015 яңалыклары
-
Николай Валуев Азнакайда узачак бокс буенча Бөтенроссия турнирына киләчәк
Районда спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган бик күп чаралар уздырыла. Шундый зур спорт ярышларының чираттагысы "Чатыр-тау арена"да 12-13 декабрь көннәрендә узачак. Биредә "Шифа" кубогына бокс буенча Бөтенроссия турниры оештырыла. Ярышларда илебезнең төрле төбәкләреннән көчле боксчылар катнашачак. Турнирның мәртәбәле кунагы буларак, бокс буенча дөнья чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты...
-
Азнакай район терлекчеләре көнгә 90 тонна сөт савып алалар
Районыбыз терлекчеләре көнгә 90 тоннага якын сөт савып алалар. Азнакайлылар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,2 тоннага күбрәк сөт җитештерәләр. Бу көннәрдә сөт җитештерү темпларын арттыру максатында, хуҗалыкларда семинарлар уза.
-
Азнакайда машиналарны торак йортлар фасадыннан 10 метр ераклыкта гына куярга ярый
Тиешле закончалыклар нигезендә, транспорт чаралары торак йортлардан 10 метрдан да якын арага куелырга тиеш түгел. Әмма машиналарын бина диварына ук, я булмаса подъезд баскычына ук терәп куючылар бик күп. Азнакай муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышында шундый 17 хокук бозу очрагы тикшерелде. Гаеплеләргә тиешле чаралар күрелде.
-
Миннәхмәтов Мәйлүн Хаҗиәхмәт улын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
"Азнакай җылылык челтәре" ҖЧҖ идарәсе, профсоюз комитеты, ветераннар советы Миннәхмәтов Мәйлүн Хаҗиәхмәт улын 65 яшьлек юбилее белән котлый. Аңа ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер тели
-
“Кайнар линия”гә шалтыратыгыз
1-20 декабрь көннәрендә Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары буенча территориаль бүлеге балалар товарлары сыйфатына һәм куркынычсызлыгына багышланган "Кайнар линия" үткәрә. Консультация алу һәм сораулар бирү өчен телефоннар: 9-30-83, 7-14-80. Адресыбыз: Азнакай шәһәре, Х.Ямашев урамы, 4 нче йорт