2 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай шоферларын "дөрес булмаган тәгермәчләр" өчен киләчәктә 2 мең сум штрафка тартырга мөмкиннәр
Соңгы көннәрдә Азнакайда 20гә якын юл һәләкәте булган. - Безнең халык җәза булмый торып, үзенең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куйса куя, әмма андый әйберләргә бик игътибар итми бит ул. "Штраф" дигән сүздән генә бераз "шөлли"ләр, - дип хәбәр итә ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков. - Дәүләт Думасы депутатлары...
-
Азнакайның яшь робототехниклары «Робот-2016» ярышларында катнашты
Редакциябездә кунакта Азнакай Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Динарис Вәлиев һәм аның легороботлар түгәрәгенә йөрүчеләр булып китте. Алар 29 октябрьдә Чаллыда узган «Робот-2016» ярышларыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. - Junior Skills республика ярышларына һәм техник олимпиадага әзерлек максатларында, балалар үз мөмкинлекләрен сынап карасыннар дип катнаштык. Безнең төрдә генә...
-
Азнакай авыллары референдумга әзерләнә
Кичә район Советында авыл биләмәләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үткәрүгә багышланган "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү узды. Аны район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды. Әгерҗе, Сәпәй, Чубар Абдул авыл биләмәләре башлыклары Назиф Хәсәнов, Фәния Галиева, Нияз Фәтхетдинов фикерләре белән уртаклаштылар, журналистларның сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Синең кешеләрең, Азнакай: Зәйтүн Хәйдәровның фидакарьлеге, иҗтимагый активлыгы югары бәяләнә
Безнең татар халкында атасына карап улын, әнисенә карап кызын бәяләргә кушкан әйтемнәр яши. Күрәсең, борынгы әби-бабайларыбыз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйткән бу сүзләрне. Казан укытучылар институтын тәмамлагач һөнәре буенча эшләп, аннары фин, Бөек Ватан сугышларында дошманнарга каршы көрәшләрдә катнашкан, Ватан сугышы ордены һәм башка бик күп бүләкләр иясе булган әтисе Заһит...
-
Махсус яктырткыч тасмалар такмаган азнакайлыларны штрафка тартачаклар
Шәһәр читендәге олы юлларда йөргәндә киемгә махсус яктырткыч тасмалар такмаган азнакайлыларны штрафка тартачаклар Аны шәһәр эчендәге юлларда йөргәндә куллансаң да бер дә зыян итми. Әмма шәһәр читендәге юлларда йөргәндә мондый тасмалар булу мәҗбүри, - диләр ЮХИДИ хезмәткәре. Бу кагыйдәне бозучы җәяүлеләр 500 әр сум күләмендә штрафка тартылалар. Штрафтан куркудан бигрәк,...
-
Инспектор азнакайлыларга авариягә эләкмәс өчен ни эшләргә кирәклеген аңлатты
Табигатьнең шаяруларына күнегеп беттек бит инде без. "Кичә генә җәй иде, бүген инде кыш булган", диярсең. Кичтән әле кар бөртекләре сирәк-мирәк кенә очса, иртән торуыбызга бөтен җир йөзен ап-ак калын кар юрганы каплап та куйган иде. Кешеләр беренче кар яуган көндә үк кыш уртасындагы кебек кар өемнәрен көри башладылар. Ап-ак...
-
Бүген Азнакайның 7нче мәктәп укучылары “Маяк” музеенда булдылар - ФОТО
Бүген Азнакай шәһәренең 7нче мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары "Маяк" газетасының музеена экскурсия ясадылар. Нәни дусларыбызны газетаның тарихы, бүгенге көн сулышы белән таныштырдык. Тарихи экспонатлар, газетаның үткәне турында бай мәгълүмат аларда зур кызыксыну уятты.
-
Азнакай депутатлары шәһәр һәм район бюджетын тикшерәчәкләр
Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатлары игътибарына! 2016 елның 8 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Азнакай район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22) район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы уза. Көн тәртибендә: 1. "2017 елга һәм 2018-2019 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районы бюджеты турында" (беренче укылышта). 2. "2017 елга һәм 2018-2019...
-
Азнакайда һәм Актүбә бистәсендә ярминкәләр узачак
5 ноябрь шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең "Шифа" сәүдә үзәге һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булачак. Анда ит, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!
-
Бу атнада Азнакай халкы 3 көн ял итәчәк
Татарстанда, шул исәптән Азнакайда да ТР Конституциясе көне һәм Халык бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Ноябрь аеның беренче атнасында өч көн - 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәкбез. РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь - Халык бердәмлеге көне - бәйрәм көне дип исәпләнә. Шулай ук ТР Конституциясе...