2 октябрь 2015 яңалыклары
-
Игелек кешелекне коткара
Азнакай районы муниципаль район башлыгы урынбасары Нәгыймов Наҗәт Мәсгут улын гадәти көннәрдә эш урынында "тотармын" димә. Ә көннәрдән бер көнне ул йомыш белән "Маяк" газетасы редакциясенә үзе килеп керде. Форсаттан файдаланып, аны кунакка чакырып, берничә сорау биреп калырга ашыктык. Кызыклы гына әңгәмә килеп чыкты. - Наҗәт Мәсгутович, Сез кечкенә вакытта...
-
Шома юлдан йөрүе дә күңелле
"Россиядә ике бәла бар: юллар һәм җүләрләр" дигән гыйбарә искереп килә. Соңгы елларда дәүләт юллар торышына җитди игътибар бирә башлады. Моны үзебезнең Азнакай мисалында гына да ачык күрергә мөмкин. Әлеге юнәлештә быел күпме эшләр башкарылуы белән кызыксынып, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка мөрәҗәгать иттек. - Шәһәрдәге юллар һәм...
-
Азнакайда сентябрь аенда 82 сабыйның тууы теркәлгән
-Көзге муллык безнең ЗАГС бүлеге саннарында да чагыла, - ди уенын-чынын кушып, аның җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова. - Сентябрь аенда 82 сабыйның тууы (үлем-китемнән икеләтә диярлек артыграк) теркәлде. Аларның 44е - малай, 38е -кызлар, ике игезәк тә бар. Яшьләр сабыйларына Тимерхан, Әмирхан, Сафия кебек борынгы матур исемнәрне дә еш куя башладылар....
-
Ризванова Мәмдүрә Илкам кызына 2 октябрьдә 60 яшь тула
Кәкре Елга авылында яшәүче, безнең өчен кадерле булган Ризванова Мәмдүрә Илкам кызына 2 октябрьдә 60 яшь тула. Аны шушы зур юбилее белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне телибез. Үстергән ул-кызларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, тыныч, мул тормышта яшәргә язсын. Чәчләреңне,...
-
Азнакайда эчкече әниләрне коткаруга юнәлдерелгән проект эшли башлады
1 октябрьдән республикабызда эчкече әниләрне коткаруга юнәлдерелгән проект эшли башлады. Анда шәхси теләк буенча гына катнашып була. Безнең районнан да әлеге чиргә тарыган 2 хатын-кыз теләген белдергән. Махсус комиссия вәкилләре ярты ел дәвамында проектта катнашучылар белән дәвалау эшчәнлеге алып барачак.