2 июль 2017 яңалыклары
-
Татарстан мөфтие Зәй янындагы һәлакәттә зыян күрүчеләр туганнарының кайгысын уртаклаша
Әлеге һәлакәт барыбызны да тетрәндерде, - дип белдерә Камил хәзрәт Сәмигуллин. (Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Зәй районында килеп чыккан автоһәлакәткә бәйле рәвештә якыннарын югалтканнарның һәм зыян күрүчеләрнең тирән кайгысын уртаклаша. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә. "Зәй районында килеп чыккан коточкыч...
-
Татарстан Президенты Зәй районында фаҗига сәбәпле Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты
Самарадан Ижевскига баручы автобус йөк машинасы белән бәрелешеп, 13кеше һәлак була. (Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, Удмуртия башлыгы Александр Бречаловның кайгысын уртаклашты. Искәртеп үтик, "Татар-информ"да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә бару юлында, "Неоплан" пассажир автобусы "КАМАЗ" йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында...
-
Зәй районында йөк машинасы белән автобус бәрелешкән урыннан видео пәйда булды
Кадрларда янып беткән автобус корпусы һәм юл кырыена төшкән йөк машинасы күренә. (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк автомобиле бәрелешкән урыннан видео урнаштырган. Кадрларда янып беткән автобус корпусы һәм юл кырыена төшкән йөк машинасы күренә. Искәртеп үтик, "Татар-информ"да бүген төнлә...
-
Зәй янындагы һәлакәт нәтиҗәсендә янган автобустан барлык һәлак булучылар гәүдәләре алынды
Соңгы мәгълүматлар буенча, автобус һәм йөк машинасы бәрелешүе нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган. (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә янган автобустан барлык үлгәннәрнең гәүдәләре алынган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова җиткерде. Соңгы мәглүматлар буенча, Самарадан...
-
Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе губернаторына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде
Зәй янында Самарадан Ижауга юл тотучы пассажирлар автобусы белән булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды. (Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу хәбәрен җиткерде. Искәртеп үтик, бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә бару юлында, "Неоплан"...
-
Татарстан Президенты, республикада фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан итү указына кул куйды
Искәртеп үтик, Зәй районында юл-транспорт фаҗигасендә 13 кеше һәлак булды, тагын 15е зыян күрде. (Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан итү турындагы указга кул куйды. "2017 елның 2 июлендә Татарстанда Зәй районында юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларның якыннары, туганнары кайгысын уртаклашып,...
-
Татарстанда Зәй районындагы зур һәлакәттә зыян күрүчеләр исемлеге билгеле
Һәлак булганнарның исемлеге генетик экспертиза үткәрелгәннән соң билгеле булачак. (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Зәй районында "Неоплан" пассажирлар автобусы "КАМАЗ" йөк автомобиле белән бәрелешүе нәтиҗәсендә зыян күргән пассажирлар исемлеге билгеле. Бу хакта «Удмуртия» агентлыгы хәбәр итә. Амбулатор дәвалануга озатылучылар: Самоллеоне Александра (2000 елда туган) Кузнецов Алексей (1989 елда туган) Новоселова Мария...