2 июль 2015 яңалыклары
-
Туган көннәрегез белән тәбрик итәбез
Зур Сукаеш авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Кәримов Әнвәр Кәрим улына 1 июльдә 80 яшь, сөекле әниебез, әбиебез Кәримова Фазыйла Хәйрулла кызына 8 июльдә 79 яшь тула. Сезне туган көннәрегез белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр, тигезлектә, муллыкта озын-озак яшәвегезне телибез. Тормышта барыбызның таянычы, терәге, ышанычы...
-
Азнакайда кечкенә балыкчыларыбыз өчен бәйрәм оештырылды
Әгәр дә сез көннәр буе су буенда югалып ятасыгыз икән, димәк, "27 июнь нинди көн ул?" дигән соравыма сезнең җавап әзер булырга тиеш. Ә белмәгәннәр өчен, 1985 елдан бирле әлеге көн балыкчылар көне буларак теркәлгән. Кем бу шимбәне кайда үткәргәндер, ә менә мин Ишкәев исемендәге ял паркында булдым. Бу көне...
-
Азнакай яшьләре үз бәйрәмнәрем билгеләп үтте
Яшьләр көне - азнакайлыларның яраткан бәйрәмнәреннән берсе. Быел ул Җиңү мәйданында билгеләп үтелде һәм төрле кызыклы конкурслардан, үзебезнең һәм Казан артистларының концерт номерларыннан, танылган ди-джейлар чыгышыннан, ретро-машиналар күргәзмәсеннән торды. Район тормышында иң актив катнашучыларга муниципаль район башлыгының, яшьләр идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. - Азнакайның киләчәге сезнең кулда. Һәрчак шулай иҗтимагый...
-
Бүген Азнакай егетләренең язгы чакырылыштагы соңгы төркеме хәрби хезмәткә китте
Бүген Азнакай егетләренең язгы чакырылыштагы соңгы төркеме хәрби хезмәткә китте. 13 егетнең барсы да югары, урта һөнәри уку йортларын тәмамлап, диплом алганнар. Күпләренең спорт белән дуслыгы әллә каян күренеп тора. -Укыганда армспорт белән шөгыльләндем, ярышларда да еш катнаштым, - ди Казан Энергетика университеты дипломына ия Буралы егете Радик Ситдиков. Түбән...
-
Азнакайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылылык көнен Яшьләр бакчасында билгеләп үтәчәкләр
Гаилә - җәмгыятьнең тоткасы ул. Аны данлау, ныклыгын тәэмин итү максатларында 2008 елдан башлап 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылылык көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм шәһәребездә дә тантаналы шартларда уздырыла. Быел да азнакайлыларны 18 сәгатьтә яңа микрорайондагы Яшьләр бакчасында күркәм чара көтә.