2 июнь 2017 яңалыклары
-
“Маяк”та “Кайда? Кайчан? Нәрсә?” бәйгесе үтте. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Бәйгедә 9 райондашыбыз - газетаны даими алдырып килгән әбүнәчеләр катнашты. Алар газета белән бәйле бик күп һәм катлаулы сорауларга җаваплар бирделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар, аны тагын да кызыклырак итүдә фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Редакция кунагы - Азнакай сандугачы Марат Мозаффаров белән бергәләп җырлап күңел дә ачтылар. Бәйгенең төп призы - "Азнакай" санаториесенә...
-
Ял лагерьларының куркынычсызлыгы тикшерелде. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде. Бу вакытта хезмәт күрсәтүче персонал белән янгынга каршы инструктажлар, ут чыга калса, практик занятиеләр үткәрелде. Электр җиһазлары, эвакуация юллары, беренчел янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге, су чыганаклары һәм башка шартлар тикшерелде. Һәрбер яңа смена алдыннан лагерь хезмәткәрләре...
-
Азнакайда яшәүче Нигъмәтуллиннар гаиләсендә өч игезәк малай туган. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Игезәкләр - Рузилә һәм Нил Нигъмәтуллиннар гаиләсендәге беренче балалар.Сабыйлар - Кәрим, Камил һәм Шамил - 2010, 2250 һәм 2480 граммлы булып дөньяга килгәннәр. Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин Нигъмәтуллиннар гаиләсенең шатлыгын уртаклашып, истәлек бүләкләре тапшырды.
-
Азнакайда Балаларны яклау көне матур чараларга бай булды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән дә, мәктәп укучылары белән дә уен-бәйгеләрдән торган бәйрәмнәр көн буена дәвам итте.