2 май 2015 яңалыклары
-
Азнакайдан Гүзәлия Закированың шигырьләре
Ил кызлары утка керделәр Матур тормыш һәм киләчәк өчен Ил кызлары утка керделәр. Ирләр белән бергә иңнәренә Барлык авырлыкны өйделәр. Һавадан да, җирдән һәм судан да Дошманнарны утка тоттылар. Кайнар йөрәктәге сөю, нәфрәт Ядрә булып җиргә очтылар. Каны белән саклап туган илен, Тугры булып изге антына. Җиңү яулаштылар хатын-кызлар Бәхет...
-
Азнакайда башлангыч белем сыйфатына бәя бирелде
10-29 апрельдә башлангыч мәктәптә белем бирүнең сыйфатына мониторинг үткәрелде. 4 нче сыйныф укучылары рус, татар телләре, математика һәм тирә-як мохит фәннәре буенча йомгаклау эшләрен башкарды, конструкторлык проектлары ясады. Шулай ук аларның уку, мәгълумат белән эшләү, белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану сәләтләре тикшерелде. Нәтиҗәләр май ахырында билгеле булачак. Ата-аналарга борчылыр урын...
-
Актүбә Мәдәният йортында Тукайга багышланган кичә узды
Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йортында бөек Тукаебызга багышланган күркәм кичә узды. Актүбә 3 нче урта мәктәбе укучылары барыбызны да шигъри дөньяга алып керделәр. Беренче сыйныф укычылары Данис Алчинов "Туган тел"не, Динар Иксанов "Гали белән кәҗә"не укыганда алдыбызда кечкенә Апушлар басып торган кебек булды. Рәмилә Кучина ярдәмендә Г.Тукайның тормыш юлы...
-
Азнакайның 6 нчы мәктәбендә “Батырлык дәресе” узды
Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш һәм тыл ветераннарына һәркайда хөрмәт күрсәтелә. Азнакай 6 нчы мәктәбе дә "Батырлык дәресенә" шәһәребезнең 2, 7, 8, 11 нче территориаль иҗтимагый үзәкләре ветераннарын кунакка чакырды. Шәһәребезнең укучыларның җырларын, шигырьләрен, биюләрен яратып карады. Аларны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тәбрикләде һәм иң изге теләкләрен җиткерде. -Сугыш...