2 апрель 2016 яңалыклары
-
Салават белән Гүзәлем журналистлар алдында нишләгән?
Бүген Казанның "Ривьера" матбугат залында җырчы Салават Миңнеханов белән Гүзәлем 11 апрель көнне башкалабызда узачак "Телепортация" дип исемләнгән концертлары алдыннан журналистларны очрашуга җыйды. Биредә сүз әлеге концерт һәм җырчыларның шәхси тормышы турында барды. - Күпләр "телепортация" сүзенең мәгънәсенә төшенеп тә бетә алмыйдыр. Нигездә, концертның техник ягы бай эшләнелде, - диде...
-
Азнакайда рәссамнар күргәзмәсе ачылды
Төбәкне өйрәнү музеенда Актүбәнең "Сәнгать дөньясы" иҗат төркеме әгъзаларының төрле елларда иҗат иткән картиналар күргәзмәсе ачылды. Биредә рәссамнар бертуган Александр һәм Алексей Черный, Марс Ханнанов һәм башкаларның иҗат җимешләре белән танышырга була.
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Динарис Бәширов - I дәрәҗә лауреат
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында уза торган "Без барысын да булдырабыз!" республика музыка һәм сәнгать конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Динарис Бәширов (укытучысы Розалия Хәбибуллина) вокал-соло номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды. Конкурста төрле район һәм шәһәрләрдән 400гә якын бала катнашты. Динарисның мондый бәйгедә беренче генә җиңү яулавы түгел.
-
Дөньяның нәни матуры Азнакайда яши
Март ахырында Мәскәүдә Югары мода атналыгы узды. Анда Азнакайдан "Fashion" модель агентлыгына йөрүче 7 яшьлек Риана Гыйләҗева да чыгыш ясады. Риана модель мәктәбендә бер ел элек кенә шөгыльләнә башлаган. Узган ел ноябрь аенда "Татарстан супермоделе" титулын яулаган. Ә иң истәлеклесе - декабрь азагында "MINI MISS WORLD" халыкара конкурсында "Кечкенә мисс-мира"...
-
Азнакайның үрнәк шәхесе
Районыбызда хезмәте белән макталган, хөрмәт казанган кешеләр күп. Шуларның берсе - 12 ел райондашларының законлы мәнфәгатьләрен яклаган Дилүс Рәфыйков. Ул үзенең юридик эшчәнлеген эчке эшләр бүлегендә тикшерүче булып башлый. Аннары суд приставы-башкаручысы, дознаватель вазифаларын башкара. Ул беркайчан да вакыт белән хисаплашмый, эшенә намус белән карый, һәрчак ышанычлы, башкалар хәленә керә...
-
Азнакайда чисталык законын бозучыларга карата административ чаралар күреләчәк
1 апрель көнне Азнакайда санитар чистарыну буенча ике айлык башланды. Ике айлык кысаларында җирлегебездә юллар тәртипкә китереләчәк, агач һәм куаклар утыртылачак, урамнар, парк-сквер, урман массивлары, елга-күлләрнең яр буйлары чүп-чардан арындырылачак. Административ комиссия әгъзалары хәбәр иткәнчә, агымдагы елда йорт каршында, капка төпләрендә рөхсәтсезтөзелеш материаллары, чүп-чар өйгән хуҗаларга җәза каты булачак. Закон...
-
Картаерга теләмәүчеләргә 11 киңәш
1. Велосипед сатып ал. 2. Ябыгыгыз. 3. Сәгать алтыдан соң ашамагыз. 4. Исерткеч эчемлекләр, хәтта шәраб эчүне туктатыгыз. 5. Сигез сәгатьтән дә ким йокламагыз. 6. Йога яки фитнес белән шөгыльләнегез. 7. Елга бер тапкыр диңгез буена ял итәргә барыгыз. 8. Тормыштан зарланмагыз 9. Юмарт булыгыз. 10. Бүгенге көн белән яшәгез....
-
Азнакай районына су басу куркынычы яный
Бөтен җирдә яз шаукымы, яз шатлыгы. Быел яз акрынлап кына килә. Су басулар, ташуларны булдырмауда аның акрын килүе бик яхшы. Безнең район авылларына су басу куркынычы янаучы - Ык елгасы. Анда боз хәвеф-хәтәрсез генә күптән киткән инде. - Елганы күзәтеп, су биеклеген тикшереп кенә торабыз. Бүгенге көндә су куркынычсыз биеклектә,...