2 апрель 2015 яңалыклары
-
Танылган журналист Нәсимә Фазлыеваның 2 апрельдә күркәм юбилее
Хөрмәтле хезмәттәшебез Нәсимә Рәсим кызы Фазлыеваның 2 апрельдә күркәм юбилее. Аны ихлас күңелдән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗат уңышлары, балаларының кадер-хөрмәтен, игътибарын тоеп, оныклар куанычын күреп, озын-озак яшәвен телибез. Иң изге теләкләр белән: "Маяк" газетасы редакциясе коллективы
-
1 июленнән Татарстанда пособиеләрне турыдан түләүгә күчерәләр
2015 елның 1 июленнән Татарстанда мәҗбүри социаль страхование буенча пособиеләрне турыдан түләүгә күчү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла башлый. Безнең республика - әлеге эксперенментта катнашучы 8 Россия төбәгененең берсе. Проектның максаты һәм үзгәреш сәбәпләре, шулай ук аны тормышка ашыру өчен нинди чаралар күреләчәге хакында сишәмбе көнне Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә...
-
Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премиягә гаризалар кабул ителә
Районыбызда иҗат әһелләре өчен 1997 елда Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия булдырылган иде. Быел ул әдәбият (поэзия, проза, драматургия), журналистика-публицистика, сәнгать (музыка, рәсем, гамәли, театр, хореография), иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге номинацияләре буенча биреләчәк. Тәкъдирнамәләр 20 апрельгә кадәр мәдәният идарәсендә кабул ителә. Премия 26 апрельдә шигърият бәйрәмендә тапшырылачак.
-
1 апрельдән татарстанлыларның социаль пенсияләре 10,3 процентка артты
1 апрельдән татарстанлыларның пенсияләре 10,3 процентка артты. Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, индексация Азнакай районында 2962 пенсионерга кагыла. Якынча исәпләүләр буенча, социаль пенсиянең уртача күләме 7633 сум тәшкил итә. Инвалид-балаларның социаль пенсиясе - 11445 сум . Федераль ташламага ия кешеләрнең айлык акчалата түләүләре 5,5 процентка артты. Эшләмәүче пенсионерның башка тиешле...
-
Азнакайда язгы чакырылыш башланды
Инде хәбәр иткәнебезчә, хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. 1 апрельдән район хәрби чакырылыш комиссиясе эшчәнлеген кабаттан яңартып җибәрде. -Комиссияне 700ләп егет үтәчәк, - диде утырыш алдыннан журналистларга биргән интервьюсында аның рәисе - район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. - Ә инде язгы чакырылышта 80гә якын азнакайлы китәчәк. Егетләрнең һәркайсы белән...
-
Азнакайның кайбер сәүдә нокталарында янгын кагыйдәләре сакланмый
Азнакай шәһәр прокуратурасы шәһәребезнең эре сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде. Тиешле закончалыклар нигезендә оешма җитәкчеләре эвакуация юларында янгын куркынычсызлыгы турындагы билгеләрне урнаштырырга (аның күренеп торуы, яктыртылган булуы зарур) тиеш. Эвакуация ишекләрен эчтән ачкычсыз ачу мөмкинлеге булу зарур. Җаваплы кешеләр тиешле тәртиптә янгын куркынычсызлыгы декларациясен булдырырга бурычлы. Тәрәзәләр булмаган...
-
Азнакай балалары сыерчыкларны яңа оялар белән каршылады
Табигатьтә яз хәкимлек итә. Әлегә сандугач сайрауларын тыңларга иртәрәк, әмма язның беренче хәбәрчеләре - кара каргалар һәм сыерчыклар туган якларына кайтып, оя кору белән мәшгуль. Ел саен аларны сагынып көтеп алабыз. Әнә, 16 нчы "Әкият" балалар бакчасында тәрбиячеләр Зөлфия Сафиуллина һәм Регина Хәертдинова төркеменә йөрүче балалар да Халыкара кошлар көненә...
-
Азнакайлылар начар гадәтләргә каршы көрәшә
«Спорт - начар гадәтләргә алмаш" Бөтенроссия акциясенең республика этабында Актүбә бистәсенең "Көмеш су" үзәге коллективы "Балаларга өстәмә белем бирүче мәгариф оешмаларының эше системасында сәламәтлек саклау технологияләре" номинациясендә 3 нче урынны яулады. Балалар иҗаты үзәге укучылары һәм педагоглары 3 номинациядә җиңүгә иреште: "Лидер" мәктәбе -"Волонтерлык профилактика эшен оештыру", "Табигать дуслары" һәм...