2 март 2016 яңалыклары
-
Яшь музыкантлар лауреат булдылар
"Яшь музыкант" республика конккурсында Актүбә балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышы якты һәм һөнәри югарылыкта булды. «Сандугач» дуэты - I дәрәҗә, Раил Хәмидуллин - II дәрәҗә, Илдар Сабирҗанов - III дәрәҗә (укытучылары Р.Лысенкова), Артем Афанасьев II дәрәҗә (укытучысы Р.Зиннәтуллина) лауреат исемнәрен яуладылар
-
Синең кешеләрең, Азнакай "Җилкәннәр җилдә сынала"
Язмыш... язмыш. Кайчагында чит җирләрдә йөртә-йөртә дә, ата-бабаңның кендек каны тамган туган якларыңа кайтарып куя. Крестьян гаиләсендә туып, эштә чыныгып үскән Рәмис Шакировның күңелен дә һәрбер үсмер егетләргә хас булганча, чит илләр, романтика алгысыта. Барыннан да бигрәк, гомер буе авылда авыр хезмәт куйган әти-әнисе, туганнарының тормышын бераз гына җиңеләйтәсе, ярдәм...
-
Җиңү бистәсендә турист-спорт уеннары узды
Җиңү бистәсе мәктәбе базасында "Ватанның тугры уллары" дигән турист-спорт уеннары узды. Өлкән һәм кече яшьтәге укучылар арасында шәхси нәтиҗәләр билгеләнде. Укучылар уеннардан күтәренке кәеф һәм яхшы тәэсирләр алды. Шулай ук мәктәп музеенда "Минем кече Ватаным" берләшмәсе әгъзалары "Авылым хәтирәләре" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Укучылар Җиңү бистәсенең сугышка кадәр чоргы тарихына,...
-
Азнакайдан Әминә Сабирова һәм Диана Рәфыйкова сынатмадылар
Казанда узган "Морозко-2016" Бөтенроссия конкурс-фестивалендә дә Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары сынатмадылар. Әминә Сабирова һәм Диана Рәфыйкова (укытучылары - М.Муллина) беренче дәрәҗә диломант булдылар.
-
Песие булган кешенең иммунитеты яхшырак
«Песиләрне сөйми торган кешеләрдән ерак торыгыз», - дип, иероглифлар белән язылган Каһирәдәге Милли музей залларының берсенә кергәндә. Анда песиләрнең бальзам белән эшкәртелгән гәүдәләре саклана. Әлеге җан иясен саксыз яки махсус рәвештә үтергән өчен, Мисырда үлем җәзасы каралган булган. Песи җан биргәч, аны зурлап җирләгәннәр. Америка белгечләре фикеренчә, песи тоткан кешенең...
-
Марттан тормыш ничек үзгәрәчәк? Яңа законнар
Март аеннан Россиядә яңа кагыйдә-законнар гамәлгә керә. Аларның күбесе финанслар өлкәсенә карый. Очсыз дарулар күбрәк булачак 1 марттан 2016 елга иң кирәкле һәм мөһим даруларның яңартылган исемлеге гамәлгә керә. Россия Хөкүмәтенең бу хактагы карары 2015 елның 26 декабрендә үк басылып чыкты. Әйтергә кирәк, элеккеге исемлектән бер даруны төшереп калдырганнар һәм...
-
"Хатын-кыз һәрчак нәфис зат булып калсын" Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева белән әңгәмә
Җирлегебездә эш-гамәлләре белән танылган, һәр нәрсәдә өлгер, актив тормыш белән яшәгән гүзәл затлар күп. Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева да шундыйларның берсе. Бәйрәм алдыннан очрашып, аның белән әңгәмә корып алдык. -Фәния Галимҗановна, Сезнең авыл биләмәсе башлыгы вазифасын башкаруыгызга да инде 3 ел булды. Аныңчы да җаваплы урыннарда эшләдегез, җир...
-
Ана капиталының бер өлешен алып кал
31нче мартта ана капиталының бер өлешен - 20 мең сумын алу өчен гариза бирү вакыты тәмамлана. Бу акчаны ана капиталы дәүләт сертификатына ия булган гаиләләр алачак. Әлеге акчаны алу өчен Пенсия фондының территориаль органына гариза тапшырырга кирәк. Безнең гәҗит
-
Урманайның уңган кызлары
- Тормышта төрле хәлләр була бит ул. Күңелсезләнгән, җанның әрнегән вакытлары да күп. Тик менә шушы малкайлар янына килеп кереп, аларның юеш борыннары белән кулларыңа орынуы була, барлык борчуларың эреп юкка чыга да куя, үзеңнән-үзең елмаеп җибәрәсең, - ди "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Урманай терлекчелек фермасы бозау караучысы Раушания Маджидова. Мондый...