2 февраль 2016 яңалыклары
-
Яман чирне алдан ачыклап була: дүрт төп билгесе
Галимнәр яман чирнең беренче билгеләрен ачыклау, шуның нәтиҗәсендә авыру белән иртәрәк көрәш башлау буенча эзләнүләрдән тукталмый. Америка галимнәре, кеше онкологик авыруны иртә стадиядә үзе дә билгели ала, дигән фикерне алга сөрә. Иң төп билгеләренең берсе - тән температурасының нормадан югары, 37,0 - 37,5 градус тирәсендә, булуы санала икән. Галимнәр фикеренчә,...
-
Машина йөртү рөхсәт ителми
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан юл һәлакәтсезлеге закончалыкларының сакланышы тикшерелде. Тикшерү барышында наркологта исәптә торучының машина белән идарә итүе ачыкланды. Тиешле закончалыклар нигезендә хроник алкоголизм, наркомания, токсикомания белән авыручыларга транспорт белән идарә итү хокукы бары тик дәваланганнан соң һәм исәптән төшкәннән соң гына рөхсәт ителә. Наркотик кулланучының автотранспорт белән идарә итүе...
-
Сумнар тиеннәрдән җыела
Ут-су ишегә түләргә дип кергән җирдә чират шактый озын булып чыкты. Шулай инде ул, соңгы көнгәчә сузып йөрсәң, дип эчтән генә үземне орышып, "койрыкка" килеп бастым. Азнакай халкы сөйләшергә рәхәт халык бит ул, янәшәдәге бер апабызның: "Бу бәяләр көннән-көн арта", - дип әйтеп куюы булды, әңгәмә куерып та китте. -Әйтмә...
-
Агулы аракы башка җитә
Узган ел аракы эчүдән республикада һәр көнне 1 кеше бакыйлыкка китеп барган. Безнең районда да ялган аракы сату һәм аның белән агулану очраклары бар. Быелдан исерткеч эчемлекләр сатуда һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә яңа таләпләр кертелде. Узган атнада район Советында "Түгәрәк өстәл артында сөйләшү"дә сүз әнә шулар хакында барды....
-
Эшләмичә 2250 евро алачаклар
1 нче февральгә 1 евро 82 сум 74 тиенне тәшкил итә. Эшләмичә 2250 евро алучылар кемнәр булачак? Швейцариядә моңарчы бер илдә дә булмаган референдум узачак: илнең һәр гражданы, эшләвенә-эшләмәвенә карамастан, 2500 швейцария франкы (якынча 2250 евро) акча алырга ризамы? Балаларга да түләү каралган - 625 франк. Швейцария хөкүмәте әлеге тәкъдим...
-
Файдалы су процедуралары: мунча, душ
Мунча - су процедуралары үткәрү өчен иң уңайлы урын. Тәнне юу душ һәм ванна керү белән тулылана. Мунчада су белән юыну-чайкану тиренең барорецепторларына җылы һәм механик тәэсир ясый. Су процедуралары түбәндәгеләргә бүленә: салкынча (20 градуска кадәр), җылымса (20-32 градус), индифферент (33-37), җылы (38-39), кайнар (40 градус һәм аннан да югары)....