1 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакай поликлиникасында аеруча җанлылык күзәтелә
Инде хәбәр иткәнебезчә, июль аеннан районыбызда сәламәтлек өлкәсенең мөһим кампаниясе - халыкны диспансерлаштыру бара. Аның максаты - яман, җитди авыруларны вакытында ачыклап, дәвалап, кешеләрнең гомерен саклап калу, халыкның гомер озынлыгын арттыру. Сүз дә юк, монда профилактик чаралар да зур роль уйный. Әйтергә кирәк, күп кенә Европа илләрендә нәкъ менә шул...
-
Азнакайга авыл хуҗалыгы өлкәсенә япь-яшь белгечләр кайткан
Яшь белгечләр җитмәү - аграр тармакта актуаль проблемаларның берсе. Ә менә "Марс" ҖЧҖндә шушы авылда туып-үскән япь-яшь белгечләр җир җимертеп эшлиләр. Күрсәткечләре дә яхшы: бер сыердан көнгә 14әр литр сөт савалар, терлекләрнең баш саны артканнан-арта бара. Биредә балаларда малларга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Яшьләрнең авылда эшкә калуының...
-
ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин Азнакайда армия яшендәге егетләре белән очрашты
Чәршәмбе көнне республиканың хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Азнакай, Сарман, Баулы, Зәй районнарының армия яшендәге егетләре белән очрашты. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатында оештырылган әлеге очрашуга шулай ук булачак ил сакчыларының ата-аналары, инде солдат боткасының тәмен татырга өлгергән ир-егетләр, Әфганстан...
-
Актүбә игенчеләре Азнакайда беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен тәмамлады
"Союз-Агро" ҖЧҖнең Актүбә бүлекчәсе игенчеләре алдынгы технологияләрне кулланып, районда иң беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен башкарып чыктылар, чип-чиста, күкрәп уңган иген басуларыннан мул уңыш җыйнап алдылар. Урып-җыю технологиясе заманча, хезмәт хаклары һәм шартлары яхшы булгач, монда механизатор кадрларга кытлык кичермиләр. Ел саен нефть предприятиеләреннән яз җитүгә эшкә килүче яшьләр биредә...
-
Азнакай егетләре Ислам Кәримов һәм Нияз Абдуллин көзен 20 мең центнер икмәк җыеп алган
"Кәримов Ф.Р." КФХ игенчеләре районда урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыкты. Алар гектарыннан уртача 32 центнер иген уңышы алып, тулаем 60 мең центнер икмәк үстерделәр. Азнакай районында гына түгел, республикада иң беренчеләрдән булып фермерлык эшчәнлеген башлап җибәргән Фәнүс Кәримов үзенең хезмәткәрләре белән елдан-ел зур уңышларга ирешә. Моннан ике ел...
-
Марсель Гарипов “Азнакай” китабы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек булды
Ел саен, октябрь аенда, нефтьчеләр төбәге башкаласы Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасы уза. "Татнефть" ААҖ һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда булдырылган әлеге мәртәбәле бүләккә ия булучылар арасында ел саен диярлек безнең якташларыбыз - Азнакай язучылары да була. Узган ел әлеге бүләкне районыбызга Резеда Шәрипова алып кайткан...
-
Азнакайда авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмен яхшы күрсәткечләр белән каршылый
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Миргасим Вәлиевич, авыл хезмәтчәннәре бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршылый? - Уңышларыбыз куанычлы, эшләребез күркәм булгач, бәйрәм итү дә күңелле. Районыбыз авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү күрсәткечләре буенча республика күләмендә...