1 октябрь 2014 яңалыклары
-
Быел Азнакай юлларында 9 кешенең гомере өзелгән, 37се җәрәхәтләр алган
Узган атна ахырында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы 7нче утырышы узды. Аны комиссия рәисе Расих Шәкүров алып барды. Әүвәл ул бүгенге көндәге хәл торышы белән таныштырды. Ел башыннан районыбыз биләмәсендә 32 юл-транспорт вакыйгасы булып, аларда 9 кеше һәлак булган, 37се төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры...
-
Азнакайда мәдәни тормыш кайный
Мәдәният елы районыбызда истәлекле, күркәм чараларга бай булды. Алда әле аларның тагын да яңалары, кызыклылары көтә. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова белән әңгәмәбез дә шулар хакында. -Гөлсинә Сәетҗановна, быелгы фестиваль-бәйгеләрнең саны юк... -Мәдәният елын район үзешчәннәребезнең Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган смотр-конкурсы ачып җибәрде. Авыл мәдәният йортлары, клубларыннан эстафетаны...
-
Азнакайда өлкәннәр турында кайгырта беләләр
Сезнең өчен өлкәннәр көне нинди мәгънәгә ия? 1991 елдан һәр елны 1 октябрьдә билгеләп үтелүче истәлекле, изге дата уңаеннан шәһәрдәшләребезгә әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. Мөнирә ханым, 76 яшь: -Мин инде күптән лаеклы ялда, әмма картаерга вакыт юк. Пенсиягә чыккач гаиләгә, өйдәге эшләргә бөтен барлыгымны бирергә тырышам. Көндәлек мәшәкатьләр...
-
Азнакайда “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” исемле хәйрия акциясе бара
Җирлегебездә мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" исемле хәйрия акциясе бара. 22 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу чара мәктәп китапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тулыландыру максатыннан уздырыла. Акциядә мәктәп укучыларыннан тыш, барлык азнакайлылар, шул исәптән оешмалар да катнаша ала. Әгәр өегездә яхшы хәлдә сакланган...
-
Марсель Шәйдуллин Азнакайда яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады
Хөрмәтле өлкәннәр,сугыш һәм хезмәт ветераннары,кадерле якташлар! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм! Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезнең буын кешеләре Ватаныбыз хакына бөек эшләр, игелекле гамәлләр башкарган, сугыш афәтләрен, ачлык-ялангачлык елларын үз...
-
Азнакайда теләсә кайда игълан элгән 6 кеше штрафка тартылган
Игътибар иткәнегез бармы, бүген шәһәр урамнарына чыксаң, төрле төстәге кәгазьгә язылган игъланнарның күплегеннән башлар әйләнерлек. Кайларга гына ябыштырып бетермиләр аларны: ут баганалары, чүп контейнерлары, автобус тукталышлары, подъезд ишекләре, йорт фасадлары дисеңме?! - Бу кадәр биеклеккә белдерү ябыштыру өчен әллә урындык-мазар күтәреп йөриләрме икән? Бу бит кеше буе гына җитәрлек биеклек...