1 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакай терлекчеләре көн саен сөтне арттыра баралар
Җәй - мул сөт чоры. Бүген азнакайлылар көнгә 121 тонна сөт савалар. Бу узган елгыдан 7 тоннага күбрәк. Бер сөтлебикәгә савылган сөт 15,2 кг. туры килә. Терлекчеләр сөт савып алуны тагын да арттыру бурычын куялар.
-
Азнакайда 28 яшьлек егетне атып үтергәннәр
Бүген үзәк район сырхауханәсенең кабул итү бүлегенә утлы коралдан ату нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән 1988 елгы егет китерелә. Кызганычка каршы, табиблар каза күрүченең гомерен саклап кала алмый. Азнакай тикшерү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, җинаятьне кылучы кулга алынган, ул үз гаебен таный. Тикшерү эше дәвам итә.
-
120 яшьлек кыз (булган хәл)
«Үзегез карагыз ышанмасагыз», - ди ул, миңа паспортын күрсәтеп. Мин карыйм: туган елы - 1896. Минем әллә кайчан теге дөньяга күчкән әбидән дә өлкәнрәк. «Картрак» дияргә тел бармый, аңа унсигез-егерме яшьтән дә күпне бирерлек түгел. «Паспортың яңа ич», - дим, ниндидер җеп очын тапкан кебек. Ул елмая: «Нәрсә, унтугызынчы гасыр...
-
"Маяк" газетына килгән хатлардан. Безнең җитәкчебез – Менә дигән!
Азнакаебыз күзгә күренеп үсә, яңара, төзекләнә. Барысы да күз алдында: Җиңү паркы, фонтан, спорт комплекслары, музей, мәчет, чиркәүләр, сәнгать, сәүдә үзәкләре, йортлар... Хәтта санап та бетеререлек түгел. Ишек аллары, юллар төзекләнде, Кара Елга күзгә күренеп матурлана бара. Монда районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллинның зур өлеше бар. Менә җитәкче дисәң дә, җитәкче!...
-
Бакчада эшләгәннән соң кулны рәткә кертү азнакайлылар өчен бик файдалы киңәш
Бакчада эшләгәндә, күп кенә хатын-кызлар кулларына перчатка кияргә яратмый. Эштән соң кул тиресе каралып, кытыршыланып та калгалый. Кулларыгыз нәфис булсын өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итәбез: Даруханәдә сатыла торган өч процентлы водород перекисе эремәсенә (100 гр) 10-20 гр нашатырь спирты һәм табак-савыт юа торган сыеклык яки порошок салабыз да кулларыбызны шул...
-
Азнакай әдибенең иҗаты барыбызның да күңел түрендә
Мәнәвез авылы мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан балалар өчен уен-викторина оештырылды. Бөек шагыйребезнең иҗат һәм тормыш юлы искә алынды, шигырьләре, әкиятләре сәхнәләштерелде. Рәсем бәйгесендә жиңүче Ариана Трофимова, икенче урынны яулаган Ясминә Хәбибуллина, өченче урынга ирешкән Илюзә Габдрәкыйпова истәлекле бүләкләр хәм Дипломнарга лаек булдылар....
-
Дәү әтиебез Мостафин Инсаф Әмир улын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Кәкре-Елга авылында туып, хәзерге көндә Азнакайда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Мостафин Инсаф Әмир улына 55 яшь. Юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне, рәхмәтләребезне җиткерәбез. Көннәрең шатлык белән узсын, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безнең терәк булып, әниебез белән тигез яшәп, җан тынычлыгында, балаларыңның һәм...
-
Азнакайлылар, газ ягулыгына күчү программасында катнашсаң, чыгымнарның 30 процентка кадәр өлеше кире кайтарыла
Татарстанда бүген ун урында автомобильләргә газ тутыру компрессор станциясе (АГНКС) эшли. Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүнең 2023 елга кадәр исәпләнелгән программасы кысаларында, республикада әлеге станцияләрнең саны 2018 елга егерме бишкә җиткереләчәк. «Газпром газомоторное топливо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Казан филиалы директоры Булат Газизуллин таныштырганча, газ станцияләре Казан, Чаллы, Түбән Кама,...
-
Азнакайлылар, социаль пакеттан баш тартып отасыңмы, әллә отыласыңмы?
Егыласымны белгән булсам, алдан салам җәеп куйган булыр идем, диләрме әле? Гөлсәрия апа үзендә шикәр чире икәнен күптән түгел генә белгән. Хәле ярыйсы, шөкер. Тик менә көн дә кирәкле даруларны алырга акча җиткерүе генә бер бәла. Югыйсә, аңа дәүләттән социаль пакет тиеш. Әмма киләчәкне уйламый, үзе теләп баш тартырга өлгергән...
-
Азнакайлылар, алда торган бәйрәм ялларына ачыклык кертелде
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы алда торган җәйрәм ялларына ачыклык кертүне кирәк тапкан. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 12 нче июнь - Россия көне эшләми торган бәйрәм көне булып...
-
Бүген азнакайлыларны нәрсә көтә?
День будет трудным не в физическом плане, а в эмоциональном. В течение всего дня вас будут окружать люди, излишне требующие вашего внимания. Это помешает сосредоточиться на решении важных дел. Стоит решительно оградить себя от общения с такими людьми. Полнолуние только усилит эмоциональное напряжение и может спровоцировать нервный срыв. Хороший сон...
-
Азнакайда "Халык контроле" эшли
Мәгълүм булганча, республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын, дәгъваларын төрле ведомстволарга җиткерә ала. Бүгенге көнгә "Халык контроле"нә безнең районнан 408 хәбәр теркәлгән. Шуларның 302се хәл ителгән, 83се планлаштырылган, унысы хәл ителү стадиясендә, 13е кире кагылган. Азнакай халкын борчыган төп мәсьәләләр булып юл,...