1 апрель 2016 яңалыклары
-
На творческом вечере Ильдуса Гилязова было много гостей
Во Дворце культуры состоялся творческий вечер поэта Ильдуса Гилязова. В нем участвовала группа писателей из Казани, Набережных Челнов, Альметьевского и Муслюмовского районов под руководством председателя Союза писателей Татарстана Рафиса Курбанова. Выступления, поздравления руководителей района и долгие годы проработавших плечом к плечу коллег, соратников по творчеству переплетались песнями в исполнении мастеров...
-
“Рухият” нефть төбәге авторлары әсәрләре җыентыгын чыгара
Рухият" рухи яңарыш фонды әдәбият үсешенә зур өлеш кертә. Ел саен башлап язучыларның һәм танылган әдипләрнең китапларын бастырып чыгара. Быел аның планына Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган нефть төбәге авторлары әсәрләре җыентыгын нәшер итү дә кертелде. 18 яше тулган авторлар проза һәм поэзия жанрларында эшләрен 16 майга кадәр "Рухият" фондына...
-
1 апрельдән социаль пенсияләр 4 %ка арта
1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең социаль пенсия күләме һәм дәүләт пенсия белән тәэмин итү кысаларындагы түләүләр 4 %ка индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр. Шулай итеп, апрельдән 79,8 мең пенсионерның пенсия һәм социаль тәэмин итү дәрәҗәсе артачак. Аларның 76,9 меңе - социаль пенсия алучылар. Арттырылганнан соң...
-
Илдус Гыйләҗевның иҗат кичәсе кунакларга бай булды
Мәдәният йортында шагыйрь Илдус Гыйләҗевның иҗат кичәсе узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан җитәкчелегендә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Мөслим районнарыннан бер төркем язучылар да катнашты. Районыбыз сәнгать осталарының җыр-биюләре, авторның шигырьләре белән үрелеп барган кичә район җитәкчеләренең, озак еллар бергә иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләренең, иҗатташларының изге теләкле чыгышларына...
-
Азалия Әхмәтҗановадан яхшы дизайнер чыгачак
Яр Чаллыда архитектура-дизайнерлык иҗаты буенча VIII республика олимпиадасы узды. Анда республиканың төрле шәһәрләреннән 430 укучы призлы урын өчен көрәште. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Азалия Әхмәтҗанова (укытучысы Р.Ханнанова) өченче урынга лаек булды. Педагоглар исә "Да-да" архитектура һәм дизайн мәктәбе оештырган мастер-класста осталыкларын чарладылар.
-
Азнакайда башлангыч сыныфларның иң яхшы методик хезмәтен билгеләделәр
Гимназия базасында «Башлангыч сыйныфларда иң яхшы методик хезмәт» муниципаль конкурсы узды. Анда барлыгы 14 команда катнашты. Педагоглар ФГОС буенча белемнәрен, мастер-класс күрсәттеләр, методик брләшмәләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Беренче урынны - 7 нче мәктәп һәм 4 нче лицей, икенче урынны - Азнакай 2 нче урта мәктәбе, өченче урынны - 8...
-
Усманов Миргасим Вәли улына 1 апрельдә 60 яшь тулды
Сарлы авылында туып, районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе бу- лып эшләүче кадерле туганыбыз Усманов Мир- гасим Вәли улына 1 апрельдә 60 яшь тула. Миргасим туганыбыз! Сине кабатланмас олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең тая- нычыбыз, киңәшчебез. Син үткән тормыш сук- маклары җиңел салынмады, кадерлеләребезне югалту ачысын, әрнүләрне артта...
-
Ганиева Резеда Илкам кызының гомер бәйрәме – 55 яшь тулган көне
1 апрель көнне1 апрель көнне Ганиева Резеда Илкам кызының гомер бәйрәме - 55 яшь тулган көне. Кадерле сеңлебез һәм апабыз! Сине ихлас күңелдән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Го- мер хәзинәңә тагын бик күп матур еллар өстәлсен. Йөзеңдә шатлык нуры беркайчан сүрелмәсен. Һәрчак шулай сабыр холыклы, ярдәмчел, сердәшче, саф күңелле, үз...
-
Хуҗина Замфира Мәгафур кызын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Златоуст шәһәрендә туып-үскән, хәзерге вакытта Әгерҗе авылында яшәүче кадерле кешебез Хуҗина Замфира Мәгафур кы- зын 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән кот- лыйбыз. Якын кешебезгә күңелебездәге иң саф, матур теләкләребезне, озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм балаларның, оныкларның игелеген күреп, шатланып яшәвен телибез. Туган көнең белән котлыйк әле, Бүләк...
-
Азнакайлылар, алдан тавыш бирүгә әзерләнәбез
Быелның 18 сентябрендә Россия Федерациясенең җиденче чакырылыш Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. "Бердәм Россия" партиясе һәр сайлау алдыннан алдан тавыш бирү - праймеризлар үткәрә. Икенче төрле итеп әйткәндә, кандидатларны билгеләү өчен депутат мандатларына дәгъва итүчеләр арасыннан халык аларның кайберләрен, ягъни үзе ышаныч күрсәткәннәрен сайлап алачак. Ул быел ни рәвешле...
-
Азнакайдан Диана Хәсәнова – әфәрин!
Н.Лобачевский исемендәге укучыларның Бөтенроссия фәнни конференциясендә Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Диана Хәсәнова да катнашты. "Массакүләм коммуникацияләр һәм социология" секциясендә ул "Россиялеләрнең һәм европалыларның әхлакый өстенлекләре һәм аларны рекламада символик аңлап җиткерү" дигән доклад белән чыгыш ясап, өченче дәрәҗә дипломга лаек булды.