1 февраль 2017 яңалыклары
-
Азнакайлыларга Мәннәф Хөҗҗәтовтан киңәшләр. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Бүген редакциябездә Мәннәф ага Хөҗҗәтов булып китте. Аның керүеннән файдаланып, шушы яшькәчә ничек егетләр кебек җитез, күтәренке кәефле, төз гәүдәле булып йөрүнең серләрен сорадык. Мәннәф аганы туган көне белән котлыйбыз! Аңа саулык-сихәтлек, гел шулай спортта уңышлар гына яулап, гаилә бәхете-рәхәтендә яшәвен телибез!
-
Азнакай командалары JuniorSkils стандартлары буенча «Яшь һөнәрманнар» чемпионатында катнашалар
Азнакайның 4 нче лицее, Азнакай 1 нче урта мәктәбе һәм Азнакай Балалар иҗат үзәге командалары "Прототипирование", "Системное администрирование" һәм "Электроника" компетенцияләрендә JuniorSkils стандартлары буенча уздырыла тоган «Яшь һөнәрманнар» төбәк чемпионатында катнашалар.
-
Азнакай 5 нче мәктәбенең яшь армиячеләре квестта беренче урынны яуладылар
Районда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы бара. Аның кысаларында "Ленинград блокадасы" дигән квест үтте. Шәһәр мәктәпләре арасында 5 нче урта мәктәп командасы 8 көндәше арасында беренчелекне яулады.
-
"Калинушка" ансамбле белән Азнакай 5 нче мәктәбе укчылары җырладылар да, биеделәр дә
«Буыннар диалогы» акциясе кысаларында Азнакай 5 нче мәктәбенең 11 А сыйныфы укучылары күп кенә конкурслар лауреаты булган «Калинушка» ансамбле белән очраштылар. Бергәләр җырлап-биеп, алар сәнгатьнең көченә инандылар. Чыннан да, җыр кешене туганнан алып, кайгыда да, шатлыкта да, соңгы сулышына кадәр озата бара. Җыр өлкәннәрне яшьләр белән берләштерде. Җыр аша һәрбарчабызның...