Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Дәүләт программалары

Дәүләт Думасы депутаты шәһәребездәге төзелеш объектларын карап чыкты.

Руслан Хәҗиев мәдәният йортында һәм җиденче мәктәптә башкарыла торган төпле төзекләндерү объектларын карады

Дәүләт Думасы депутаты Руслан Хәҗиев шәһәребездәге төзелеш объектларын карап чыкты.

“Әлеге проектлар “Мәдәният” һәм “Мәгариф” милли проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла. Алар ярдәме белән шәһәребез елдан ел яшәү өчен уңайлырак була бара”, - дип билгеләп үтте Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсел Шәйдуллин.

Руслан Хәҗиев мәдәният йортында һәм җиденче мәктәптә башкарыла торган төпле төзекләндерү объектларын карады. Ул җентекләп план турында сорашты, эш барышында килеп чыккан проблемалар белән кызыксынды. Җитәкчеләр белән берлектә аларның чишелеш юллары хакында сөйләште, ярдәм күрсәтү өчен үзенең тәкъдимнәрен әйтеп узды. Гомумән, эшләр планлаштырылган график һәм вакыт кысаларында үтәлеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев