Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

“Мин –кечкенә, әмма төп пассажир!”  бәйгесенә видеолар кабул ителә

Редакциябез “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге  җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина белән берлектә игълан иткән бәйгегә видеолар кабул ителә.

Анда катнашу шартлары гади: бала белән машинада махсус утыргычлар куллануның мөһимлеге турында видео (2 минуттан артмаска тиеш)  яздырып, аны 21 июньгә кадәр тизрәк безгә юллагыз.

Видеороликларны ватсапка да (8-917-921-26-08), azmayak@mail.ru электрон адресына да җибәрә аласыз.

Жюри әгъзалары тарафыннан иң яхшы һәм оригиналь дип табылган видео авторларын саллы бүләкләр көтә!

Бәйгегә нәтиҗә 22  июньдә ясалачак.

Уңышлар телибез!

Бүген сезнең игътибарыгызга Ләйсән Гәрәевадан килгән эшне тәкъдим итәбез. Видеода укылган шигырьне дә Ләйсән үзе иҗат иткән!

Видеода аның кызы – 1,8 яшьлек Аэлита Шәяхмәтова.

Бәйге кагыйдәләре турында тулырак: http://aznakaevo-rt.ru/ сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев