«Геройлар безнең янәшәдә»: Актүбә бистәсе яшьләре хәрби-патриотик квестта көч сынашты
Актүбәдә «Безнең заман геройлары» хәрби-патриотик уены узды.
Актүбә бистәсендә проекты кысаларында яшьләр өчен хәрби-патриотик квест оештырылды. Катнашучылар тарихны өйрәнде, спорт ярышларында көч сынашты һәм буыннар бәйләнешен ныгытты.
30 июль көнне Азнакайның Комаров урамындагы мәйданчык бер көнгә чын хәрби-патриотик полигонга әверелде. Биредә яшьләр өчен «Безнең заман геройлары» дип аталган спорт-тарихи уен узды.
Чара «Күрше” фестиваленең «Батырлар ишегалды: Буыннар бәйләнеше» грант проекты кысаларында оештырылды. Аның төп максаты – яшьләрдә тарихка хөрмәтхисе тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм төрле буын кешеләрен берләштерү иде.
Бу көнне мәйданчыкта ике команда – «Патриотлар» һәм «Ялкын» көч сынашты. Яшьләр өчен әзерләнгән биремнәр алардан җитезлек, тапкырлык, физик әзерлек һәм команда белән эшләү осталыгын таләп итте.
Катнашучылар, конвертларда күрсәтелгән маршрут буенча төрле станцияләр аша узып, төрле биремнәр үтәргә тие иде. Алар арасында Морзе әлифбасы, төз ату, мина кыры, тактик разведка, беренче ярдәм күрсәтү, элемтә линиясен торгызу һәм башка станцияләр бар иде. Һәр бирем артында аерым бер тарих, аерым бер күнекмә ята. Яшьләр вакытка каршы көрәште, бер-берсенә ярдәм итте, җиңү өчен соңгы көчләренә кадәр тырышты.
– Мондый чаралар яшьләргә тарихны китаптан гына түгел, гамәл аша өйрәнергә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – алар бердәмлекнең, ярдәмләшүнең никадәр көчле икәнен аңлый, – дип билгеләп үттеләр оештыручылар.
Өлкән буын вәкилләре чараның үзәгендә булды. Ветераннар яшьләргә киңәшләрен бирде, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Нәкъ менә буыннар арасындагы әңгәмә «Батырлар ишегалды» проектының төп мәгънәсен тәшкил итә дә инде.
Кызу көрәш нәтиҗәсендә җиңү «Ялкын» командасына елмайды. Алар төп кубокка ия булды.
Әмма бу көнне җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады. Чара ахырында барлык катнашучылар бергәләп флешмобта катнашты.
Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Ә саф һавада әзерләнгән солдат боткасы белән сыйлану – чараның иң күңелле мизгелләренең берсе булды. Табын артында яшьләр һәм өлкәннәр рәхәтләнеп аралашты, кичерешләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев