Азнакайда дүрт айда тәрәзәләрен каралтып йөргән 31 кеше җаваплылыкка тартылган.
Район буенча ЮХИДИ бүлеге тәрәзәләрен чамадан тыш каралтып йөрергә яратучыларны ачыклау буенча даими эш алып бара.
Кызганычка каршы, законны бозучылар, алгы һәм ике алгы ишек тәрәзәләре күренмәслек итеп караңгылатылган машиналарда җилдерүчеләр дә юк түгел.
– Мондый рейдларны ай саен даими уздырып торабыз. Закон бозучыларга штраф языла. Закон тарафыннан шулай ук 15 көнгәчә административ кулга алу да каралган, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Илнар Гыймаев
Нет комментариев