Хәрбиләр ялга кайтты
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус операция зонасыннан ялга кайтучы якташларыбыз белән очрашты.
Салават – Запорожье якларында хезмәт итсә, Айрат Херсон юнәлешендә илебез иминлеген саклый. Район башлыгы очрашуны бүгенге көндә илебез сагында торган батыр солдатларга рәхмәт белдерүдән башлады.
«Иң беренче чиратта, шундый батыр егетләр үстергәннәре өчен, әти-әниләрегезгә рәхмәт! Сез бүген күпләр өчен үрнәк. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Барыгызга да исән-сау булып, тизрәк туган якларга әйләнеп кайтырга язсын», – диде Марсель Шәйдуллин.
Егетләребез, үз чиратларында, үзләренә, биредә гомер итүче гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм өчен һәр азнакайлыга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Очрашу ахырында Марсель Шәйдуллин аларга истәлек бүләкләре – сәгатьләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев