Ул – безнең горурлыгыбыз
Бөек Җиңү көне якынлашкан саен күңел моңлана, әтине сагыну хисе тагын да көчәя.
Илебезне фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм ахыргача шуңа тугры калган ир-егетләр арасында минем әтием Хәсәншин Сәүбән Сөләйман улы да бар. Ул 1924 елның 12 декабрендә Азнакай (Тымытык) районының Югары Стәрле авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда 17 яшьлек егет тимер юлда наладчик булып эшли. Сугышның беренче көненнән үк алар өч егет (Сөендек авылыннан Әхмәтҗан Вәлиев, Сукаештан Хаҗи Гәрәев) Молотов өлкәсенең Краснокамск шәһәре военкоматына үзләрен фронтка алуларын сорап язган гариза белән баралар. Ләкин тимер юлга эшчеләр дә бик кирәк дип, аларның гаризаларын кире кагалар. Батыр егетләр моның белән тукталып калмыйлар: 1942 елның 23 февралендә алар кабат гариза язалар. Бу юлы аларның теләкләре кабул була. Разведкага хәзерләү курслары узганнан соң, әтиебез 2 нче Белоруссия фронтының 196 нчы Кызыл байраклы уклы полк составына беркетелә. Аңа бик күп каты алышларда катнашырга туры килә. Әтиебез Сәүбән язып калдырган истәлекләр – гаиләбез ядкаре, ул язмаларны кадерләп саклыйм, һәр елны Җиңү бәйрәме алдыннан кулга алып, әтием кичергәннәрне күз алдыннан үткәрәм. Бүген аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм. “11 июньдә мин беренче разведкада катнаштым. Без рядовой немец солдатын алып кайттык, моның өчен полк командирының рәхмәте белдерелде. Июль аенда взводка бик җитди бурыч куелды: Кошиловский хуторына үтеп керергә һәм немец тылына урнашып, фашистларның тере көче, техникалары турында мәгълүмат алып кайтырга. Аңа кадәр 16 чакрым сазлыклы юл үтәргә кирәк, махсус чаңгылар ясап, ике тәүлек дигәндә барып җиттек. Кирәкле документларны җыйдык, немец офицерын кулга төшердек. Бу хәрби операциядән соң дүртебезне дә хөкүмәт бүләгенә тәкъдим иттеләр. Безнең мәгълүматларга таянып, полк барлык подразделениеләре белән һөҗүмгә күчте һәм Кашиловский хуторы дошман кулыннан азат ителде. Бу бәрелештә мин беренче тапкыр яраландым. Беренче хөкүмәт бүләге – “Батырлык өчен” медален дә госпитальдә тапшырдылар. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң, кабат фронтка җибәрделәр. 20 февраль. Витебск янындагы Бобруйск шәһәрен азат итү хәзерлекләре бара. Безгә фашист тылына үтеп кереп ныгытмаларын, техникасын картага төшерергә һәм “тел” алып кайту бурычы куелды. Тылга үттек, часовойларны юк итеп, штабны алдык. Штабта тугыз фашист. Документларны, ике офицерны кулга төшереп, башкаларын юк итеп, кайту ягына кузгалдык. Безгә ут ачтылар. Дүрт иптәшебез ике немец офицерын, документларны алып, юлны дәвам иттеләр. Без аларны “каплап” калдык. Шунда өчебез һәлак булды, алтыбыз яраланды. Бер-беребезгә ярдәм итеп, кайтып барганда, командир да яраланды. Мин аны күтәреп-өстерәп күпме җир киткәнмендер, анысын белмим. Безне беренче батальон разведчиклары табып алганнар. Командирны – госпитальгә, мине штабка озаттылар. Шуннан безнең бик кыйммәтле мәгълүматлар алып кайтканыбыз ачыкланды. Уңышларбыз өчен командир Кызыл Байрак ордены, ике кеше, шуның берсе мин, Кызыл Йолдыз орденына лаек булдык. Менә Бобруйскны азат итү башланды. Ләкин миңа бу шәһәргә керергә насыйп булмады, икенче тапкыр каты яраландым, бер аякны югалттым. Бу җиңүдә безнең – разведчикларның өлеше бик зур”. Утны-суны кичкән әтием туган авылына кайткач, нинди генә эшләрдә эшләми. Ул авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, авылда ветеринария табибы була. Чәчү-урак өсте вакытларында комбайнга утыра, колхозның агач утырту бригадиры булып та эшли. Мин аяксыз дип тормый, авылда калайдан иң оста түбә ябучыларның берсе иде ул! Стена сәгатьләре ремонтлап, кызларга йөзек-алкалар ясау – аның яраткан эшләре иде. Җитмәсә – бик оста тальянчы да әле! Авылның тыйнак, иң чибәр кызына өйләнеп, без – өч баланы тәрбияләп үстерделәр. Соңгы елларда әтиебез колхозда рәссам булып эшләде Авылга кергәндә әтиемнең язган плакатлары каршы ала иде. Әнә шулай кайда гына эшләсә дә, тырыш хезмәте, намуслы булуы белән авыл халкының хөрмәтен яулый алды ул. Төгәллеге, гаделлеге белән хезмәттәшләренә үрнәк булып торды. Һәм барыннан да бигрәк, кешелекле, киң күңелле, ихлас кеше иде әти. Нинди генә ярдәм сорап килсәләр дә, бервакытта да кире какмады, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Кызганыч, әтинең гомере генә бик кыска булды, сугышта алган каты яралары аны безнең арабыздан 59 яшендә алып китте. Көннәр, еллар бер-бер артлы үтә тора, дөньяга яңа буыннар килә. Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе, әлбәттә, Җиңү көне. Ничә генә еллар узса да, сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган әтием кебек каһарманнар һичкайчан онытылмас. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне бөтен кеше олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев