42 нче еллардан “кайтты”
Кызылармияче Василий Филиппов 81 елдан соң үз туганнарына “Мин Ржев янында һәлак булдым”, – дип “хәбәр бирде”.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырның исемен оныкчыкларына “Пионер” эзләнү отряды кайтарды.
- Иркен, киң яу кырларын “щуп”лар белән йөреп чыгу физик көч таләп итә һәм шул ук вакытта күңелгә дә бик авыр. Без бу басуларга кабат-кабат әйләнеп кайтабыз, эзләнәбез, табабыз. Әнә шулай меңәрләгән кешеләрне табып алдык, диләр “Пионер” отряды эзтабарлары...
2023 елның 1 октябрендә Сергей Бобылев щуп белән уңышлы гына төртелгән чокырдан эзтабарлар берьюлы сигез сугышчыны табып алалар. Аларның исемнәрен ачыкларга бик тә авыр була. Әмма шулай да экспертлар икесенең исемен ачыклый алалар. Эзтабар Сергей Белкин бу уңайдан шигырь юллары да яза. Әйтерсең лә, үзе шул сугышта булган да, кәгазь битләренә төшергән. Шул кадәр йөрәгенә якын алып, үз күңеле аша уздырган ул, еламыйча укып та булмый. .
Әйе... Вакыт бара, еллар бу фаҗигаләрдән ерагая бара. Шуңа күрә, күпләр бу әһәмиятле хәбәрләрне ишетмичә, белмичә бакыйлыкка күчәләр. Шушы көнне ачыкланган сугышчыларның берсе элеккеге Тымытык районы Чубар Абдул авыл җирлегенә караган Митрофановка авылында 1909 елда туган Филиппов Василий Алексеевич булып чыга. Ул Калинин фронты 30 нчы армиянең 132 нче укчы бригадасының аеруча бүлек взводы укчысы була.
Аның якыннары да табыла. Бу елның 22 июнендә без – аның өч оныкчыгы, бабамны җирләргә Ржев шәһәренә совет сугышчысы мемориаль каберлегенә бардык. Анда 771 совет сугышчысы да җирләнде. Бабабыз каберенә аның туган Митрофановка авылыннан туфрак та алып килеп салдык.
Җирләү чарасына башка сугышчыларның якыннары да килгән иде. Эзтабарларның сөйләгән сүзләреннән күзләребез яшьләнде. Бу вакыйгалар турында бик күп язарга булыр иде. Әмма ул турыда кәгазь битләренә генә язып бетерерлек тә түгел. Барыбыз да Ватаныбыз азатлыгы өчен кан койган бабаларыбыз өчен олы горурлык хисләре кичердек. Ржев муниципаль округы хакимияте башлыгы Роман Крылов сугышчыларның якыннарына шәхси әйберләре һәм истәлекле язмалар белән планшетлар тапшырды. Әлеге чарадан соң, бабабыз йөргән урыннарда булдык, аннан “Фронт юллары” эзтабарлар отряды тарафыннан 2012 елның яз аенда сугышчыларга хөрмәт йөзеннән биеклеккә куелган куелган һәйкәл янына бардык. Бу үрдә 42 нче елның августында күпме геройларның башлары салынган. Кулларны-кулга тотынышып без тын тордык, күңелдән һәрбер сугышчыга рәхмәт сүзләрен әйттек.
Ничәмә-ничә еллар буена “хәбәрсез югалган” сүзеннән башка бабабыз турында бер нәрсә дә белмәдек. Ә хәзер инде без Ржев шәһәре һәм аны саклап һәлак булган бабабыз турында беләбез. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз да бабабызның батырлык белән тулы язмышы турында истәлекләрне буыннардан-буыннарга тапшырырлар, мөмкинлектән чыгып, ул урыннарга сәяхәт кылырлар дигән өметтә калдык.
Кире кайту юлы бик җиңел булды. Чөнки күңелдә тынычлык, горурлык хисләре иде. Күңелләре изгелек белән янган волонтерларга, эзтабарларга бик рәхмәтлебез. Безнең якты киләчәгебез өчен яу кырында башларын салган бабаларыбыз алдында баш иябез.
Лариса Филиппова, оныкчыгы. Азнакай шәһәре “Пионер” эзтабарлар отрядының социаль челтәрләреннән:
Сугышчының якыннары табылды!
...Татарстан Республикасы Дәүләт Архивы, Азнакай районы архивы хезмәткәрләре, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кешеләрнең үз һөнәри вазифаларын гына башкармыйча, күңел кушканча изге гамәлләр башкаруы куанычлы күренеш. Үз игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев