Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Күңел җылыбызны биреп

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм эшләре дәвам итә

Балтач авылында яңа төр челтәр үрү оештырылган. Бу турыда безгә Балтач авылы китапханәчесе.

Гүзәлия Хәбипова язып җибәрде:

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле, хәрбиләребезгә ярдәм итү өчен бар халык бердәм булып оешты. Балтач авылы халкы да бу эшләрдән читтә калмады. Оекбаш бәйләү, токмач кисү, үләннәр киптерү, чәй әзерләү, хат язу кебек хезмәтләрне без дә башкардык. Гуманитар ярдәм җибәрүдә, матди яктан ярдәм итүдә һәрдаим катнашып киләбез.

Безгә районның волонтерлар җитәкчесе Лилия Басыйрова яңа төр челтәр үрү буенча ярдәм кирәклеге турында мөрәҗәгать белән чыкканнан соң, ветераннар советы җитәкчесе Тәслимә Мөстәкыймова һәм мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Әминова белән киңәшләштек тә апаларыбызга мөрәҗәгать иттек. Тәслимә Лотфуллина, Гөлзәрия Ким, Рәмзия Гарипова, Тәслимә Гайнетдинова, Наилә Гыйззәтуллина, Гөлнура Талипова. Сәкинә Газизова, Гүзәл Әминова, Нәфисә Хиҗнякова. Илүзә Габидуллина, Гөлфирә Фәхретдинова, Минзирә Гыйләҗева, Рәмилә Вәлиева һәм башкалар үз ризалыкларын бирделәр. Ураза аенда игелекле эш башкарып, хәрбиләребезгә ярдәм итә алуыбызга сөенеп, без эшне башладык. Лилия Нурсәяф кызы үзе килеп өйрәтеп, үреп күрсәтеп,киңәшләрен биреп эшне башлап җибәрдек. Бу яңа төр челтәрне без беренче тапкыр башкардык. Апаларыбыз бөтенесе дә уразада иделәр. Изге теләкләрен тели-тели, үзләренең күңел җылысын биреп эшләгәнгә күрәме, тиз көндә ике челтәрне үреп тә куйдык. Көн дә яңа апаларыбызның, кызларыбызның өстәлә баруы тагын да дәрт өстәде. Бер малаен махсус хәрби операциядә югалткан, бүгенге көндә дә тагын бер малае – төпчеге дә махсус хәрби операциядә катнашучы Рәсимә апа Талипова да, минем дә өлешем керсен әле дип, челтәр үрүдә катнашты. Батыр егетебез – Айнурыбыз, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы барлык егетләребез исән-сау туган якларга әйләнеп кайтырга язсын. Безнең башкарган эшебезне карарга дип Лилия Басыйрова һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннар җитәкчесе Илсур Идиятов килделәр. Алар изге күңелле авылдашларыбызга үзләренең рәхмәтләрен беледерделәр.

Челтәр үрә башлау турында авылдашларыбызга хәбәр итүгә үк, матди яктан ярдәм итәргә теләүчеләрнең көннән-көн артуы тагын да сөендерде. Бу игелекле кешеләребезнең изге айда башкарылган эше үзләренә дә изгелек булып кайтса иде. Безнең тынычлыгыбыз хакына  һәркөн гомерләрен куркыныч астына куючы егетләребезгә ничек тә булса ярдәм итә алу – үзе бер куаныч.

Әле эшебез дәвам итә. Без күңел җылыбызны биреп башкарган эшләребез җиңү көнен тизләтүдә ярдәм итсә иде», – дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев