Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Кеше үз гомерендә кулыннан килгән изге эшне эшләргә тиеш

Данис Мусин... Кем ул?

Районда актив ял һәм туризмны үстерү, популярлаштыруга, Азнакайның визит карточкасы булып торган Чатыр тауны танытуга бар көчен куйган  танылган шәхес. Яшьләр һәм туризм идарәсендә баш белгеч булып эшли, “Патриот” хәрби патриотик клубы, “АзФлай” парапланиристлар клубы директоры. Спортчы: парапланда оча, чаңгыда чаба, биатлон, өстәл теннисы ярышларында катнаша, кыш көне бәкедә су керә. Әлеге спорт төрләрендә башкаларны да чыныктыра. Парапланда меңгә якын сәгать очыш ясаган, аякларын, умыртка сөяген сындырган, әмма бирешмәгән, очудан туктамаган. Тымытык авылында тормыш иптәше Эльмира белән төп нигездә, йортны яңартып гомер кичерәләр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы хуҗалыкта  алма, бәрәңге бакчалары тотып, кош-корт, кәҗә, сарык, куян, тиеннәр асрап (ничек җитешәләрдер?) асрап,  тулы авыл тормышы белән яшиләр. Туган илен, җирен, Чатыр тавын  ярата, тырыш, оптимист, җитди һәм шул ук вакытта нечкә күңелле оештыручы, җитәкче... кыскасы, бу кеше турында сөйләп тә, язып та бетереп булмый. Аның башкарган эшләре дә әллә ничә юнәлештә. Шуңа да боларның барысы турында да сөйләргә аның үзенә сүз бирдек. Әңгәмәбез бик кызыклы һәм укучыларыбыз өчен дә файдалы булыр дип уйлыйбыз. 

– Данис Әхсәнович, азрак балачакларны искә алып узыйк әле.  Безнең киләчәк тормышыбызга нигез балачактан ук салына кебек.

– Мин Әгер авылында тудым. Кечкенә чакта әти-әнием Тымытыкка күчеп килгәннәр. Дүрт бала идек. Мин иң төпчеге. Өченче сыйныфта укыганда әти вафат булды. Авыл тормышында эшләп, спорт белән шөгыльләнеп үстек. Армиядә Венгриядә хезмәт иттем. Аннан кайткач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Аны тәмамлагач, “Нефтемаш” заводында инженер-механик булып, Сәпәй авылы хуҗалыгында хуҗалык җитәкчесе булып эшләдем. Минем балачактан ук очарга хыялым бар иде. Менә шул Сәпәйдә эшләгәндә ашлама сибәргә дельтолетчылар килде. Шунда балачак хыялым янә баш калкытты, теләгемне аларга әйттем. “Дельтолетта очарга катлаулы, парапланда мөмкин”, – диделәр. Алар миңа инструкторның телефон номерын да бирделәр. Бу миңа язмышым бүләге булды. Инструктор Рөстәм Мәһдиев мине парапланда очарга өйрәтте. Алай гына да түгел, без бергәләп Азнакайда әлеге спорт төрен үстереп җибәрдек, яшүсмерләрне өйрәттек. Безнең тырышлыкны күреп, районыбыз җитәкчелеге дә әлеге спорт төрен җәелдереп җибәрү өчен ныклы ярдәм кулын сузды. 2012 елда яшьләр һәм туризм идарәсендә баш белгеч  булып эшкә кердем. Шушы ук елда Спорт идарәсе белән берлектә Чатыр тауда җиргә төгәл очып төшү буенча бәйгеләр оештырдык. Аларны ел саен үткәрәбез. Ул бәйгеләр парапланеристлар арасында бик актуальгә әйләнде. Анда безнең республикадан гына түгел, Башкортстан, Удмуртия, Чувашиядән, Мәскәүдән дә спортчылар киләләр. Ярышларны ел саен үткәрәбез.

 “Патриот” хәрби-патриотик лагере эшчәнлеге хакында да әйтеп узыгыз әле.

2014 елда Яшьләр һәм туризм идарәсе хезмәткәрләре белән киңәшеп, “Патриот” лагерен оештырып җибәрдек. Башта лагерьны Ык елгасы буенда урнаштырган идек. Анда ике еллап лагерь уңышлы гына эшләп килде. Әмма Карелиядә шторм вакытында балалар һәлак булгач, безгә дә лагерьнең урынын үзгәртергә тәкъдим иттеләр. Һәм без аны Чатыр тау итәгенә урнаштырдык. Төп занятие – ул киләчәктә пилот, очучы булырга теләүче балаларны парапланда очарга өйрәтү. Биредә балаларны йөзәргә, көймәдә йөрергә, пневматик винтовкадан атарга, учак ягарга өйрәтәбез. Бу спорт төрләре буенча ярышлар уздырабыз. Лагерьда яшьләр бик теләп шөгыльләнәләр. Безгә хәтта Казаннан да киләләр. Безнең максат: яшьләр дөрес юлдан барсыннар, читкә тайпылмасыннар, Ватаннарын яратсыннар. Палаткалы лагерьларда яшәү, көймәләрдә йөзү... болар барысы да балаларны үз Ватаннарын яратырга өйрәтә, чыныктыра, вакытларын файдалы уздырырга ярдәм итә. Хәзер балалар көннәр буена кәрәзле телефоннарда утырырга мөмкиннәр. Спорт белән шөгыльләнергә зыян салмасын өчен без аларның телефоннарын җыеп алабыз. Аларны кичләрен якыннары белән аралашыр өчен генә бирәбез. Балалар телефонга шулкадәр бәйләнгәннәр ки, кайберләре түзә алмыйлар, хәтта елыйлар. Кайберләренең түзә алмыйча кайтып китү очраклары да булды.

  • Олысы-кечесенең сезнең көймәләрдә йөзеп, бик канәгать калулары турында ишеткәнем бар.

– Мин кечкенәдән үк Ык буенда көймәдә йөзеп үстем. Институтта укыганда сплавка барган идек. Шулкадәр матурлыкны күреп, хәйран калган идем. Борылыш саен искиткеч гүзәл күренешләр: басулар, таулар, атлар... Шушы матурлык күңелгә уелып калды. Менә шуннан башланып китте инде көймәдә йөзүләрне оештыру эшләре. Кабартылган көймәләр белән шундый сплавларны  башлап җибәрдек. 5-6 көймәне бәйлибез дә, төшеп китәбез. “Патриот” лагерена йөрүче һәм сәламәтлекләре чикле балалар белән дә йөзәбез. 2019 елда мин “Татнефть”нең шәфкатьлелек фондына грантка яздым. Грант оттык. 10 урынлык 4 катамаран, коткару жилетлары һәм башка кирәк-яраклар алдык. Йөзү балаларга бик ошый. Аларның күзләре шатлыктан яналар. Бигрәк тә сәламәтлекләре чикле балалар, аларның әти-әниләре сөенеп туя алмый. Алар бит ныклап өйдән дә чыгып йөри алмыйлар. Барлык кагыйдәләрне дә саклыйбыз. Бу чараны “Река времени” дип атадык. Ул бик популярлашты. Грант бәйгеләрендә ел саен катнашабыз. Быел янә Ык елгасыннан сәламәтлекләре чикле балалар һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен катамараннарда йөзүне оештыру һәм “Патриот” лагере өчен хәрби үрнәктәге, туристик палаткалар, йокы капчыклары һ. б. кирәк-яраклар алу, өстәмә сменаларны финанслау өчен грантлар оттык.

 –Чатыр тавы итәгендә глэмпинг ял базасы турында да берничә сүзегезне ишетәсе килә.

 –Чатыр тавы – ул республикада иң биек тау, ә районыбызның визит карточкасы. Аның дәвалау үзлекләре, тарихы турында күп легендалар йөри. Чатыр тавы итәгендә палаткалы лагерь оештырганда ук күңелгә биредә туристик ял базасын булдыру теләге уянган иде. Ул теләк күңелдән китмәде һәм менә без дә глэмпинг ял базасын төзү проекты белән “Татнефть”нең Шәфкатьлелек Фондына чыктык. Комиссия безнең проектны хуплап чыкты, акча бүленде. Су, ут үткәрдек, йортлар урнаштырдык, коймалар койдык. Шулай итеп “Чатыр тау энжесе” туристлык базасы барлыкка килде. Кешеләр киләләр, ял итәләр, бик рәхмәтле калалар.

    –Җәмәгатьчелек эшләрегезнең дә чиге юк. Каян җитешәсездер.

  – Бу эшләрнең берсе дә районыбыз җитәкчелеге, нефтьчеләребез, иганәчеләр, гомумән, киң күңелле, ярдәмчел кешеләрнең ярдәменнән башка эшләнми. Һәммәсенә рәхмәт. Мин нигездә оештыручы. Без менә шулай уртак көч белән махсус хәрби операциягә китүче контрактникларны пилотсыз очу аппараты белән идарә итәргә өйрәтәбез. Шул исәптән үзебез дә өйрәнәбез. Биредә әлбәттә, район җитәкчелеге, эшмәкәрләрнең ныклы ярдәмен тоябыз. Киләчәктә уку класслары ачып, яшүсмерләр, хәрби хезмәткәрләрне дә өйрәтергә планлаштырабыз. Физик хәзерлек буенча да ярдәм итәбез.

   Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләү эшләрендә дә катнашабыз. 2019 елда Ленинградка бардык. Харисов Харис исемле сугышчының эзләренә төштек. Якыннары да аны төрле чыганаклар аша бик күп эзләгәннәр, таба алмаганнар. Безгә бик рәхмәтле калдылар. 2021 елда Волгоградка казу эшләренә бардык, анда да эзләүчеләргә ярдәмебез нык булды.

   2019 елдан бирле Ифтар ашы үткәрәбез. Быел үземнең дуслар белән Әгер һәм Тымытык авылларында аны ике тапкыр уздырдык. Учакта аш, пылау пешердек. Кемнәр уразада булган, гомумән, ифтарга кем килә, барысын да сыйладык. Әлбәттә, биредә активист авылдашларның ярдәменнән башка булмый. Алар өстәлләрне әзерләделәр.

   –Дусларыгыз күпме?

  • Дусларым минем һәрчак янәшәдә булып, гел ярдәм кулы сузып торалар. Без бит әле тәгәрмәч өстендә мунчалар, өйләр дә ясадык. Бик уңайлы, машина барган көйгә мунча кереп була. Берчак палаткаларны җил-давыл ботарлагач, шундый ихтыяҗ туды. Тәгәрмәчле өйләрне күчереп йөртергә була бит. Монда инде эретеп ябыштыручы дуслар ярдәмгә килде. Дустым Рамил Гәрәев белән балалар бакчасыннан ук бергә. Равил Мөхәммәдиев, Айрат Кәримов, Фәрит Галиев, Рәфкать Галиев, Айрат Кәлимуллиннар... Дуслар булмаса, берни дә эшләп булмый. Алар бик күп һәм аларның барысын да санап та бетереп булмас. Игелекле эшләре өчен алар түләү сорамый. Кеше үз гомерендә булдыра алганны, кулдан килгәнне эшләргә тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, изге, файдалы эшләрне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев