Изге эштән читтә калмыйлар
Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
Азнакайлылар, авылларда яшәүчеләр аларга ашлар, коры душлар әзерли, маскировкалау челтәрләре үрә…
Әлеге игелекле эштән районыбыз ветераннарының да читтә калганы юк. Һәркем кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
– Чираттагы утырышта җитәкчебез Миләүшә Миргазиян кызы апрель аенда Азнакай районыннан гуманитар йөк китүен әйтеп, егетләргә бик кирәк булган әйберләр исемлеге белән таныштырды. Безнең ветераннар советы әгъзалары, дәррәү кушылып, ике көндә 20 мең сумнан артык акча җыйдылар, шул акчага оекбашлар, чәйләр, юеш сөлгеләр, футболкалар, ит консервлары сатып алдылар һәм район-шәһәр Мәдәният йортына илтеп тапшырдылар, – ди район ветераннар советы әгъзасы Нәсимә Камалиева.
Моннан тыш, ветераннарыбыз егетләргә урын-җир кирәк-яраклары туплауда да зур көч куя.
– Мондый чараларда катнашу – изге бурычыбыз ул. Илебез иминлеге өчен көрәшкән һәр егет улыбыз кебек күңелебезгә якын һәм кадерле. Барысы да исән-сау булсыннар да, тизрәк туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде, – ди район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев