Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Геройлар янәшәдә

Азнакайдагы 7 нче мәктәптә “Батырлык дәресе” узды. Ул Бөек Җиңү көне һәм Пионерлар көненә багышланды.

“Детство опаленное войной” темасына узган дәрес  1 нче ТОС җитәкчесе Миләүшә Рәшитова инициативасы белән оештырылды. Батырлык дәресендә  мәгариф ветераннары: Наилә Фәрәгатовна, Гөлнур Мөбарәковна; Гөлзирә Хаҗиевна; сугыш чоры баласы, ветеран укытучы  Лариса Нәҗиповна; 24 нче янгын часте ветераны Сәгадәт Идрисовичлар да катнаштылар. Укучылар сугыш чоры балаларының үз җилкәләрендә кичергән авырлыклары, геройлык үрнәкләре белән таныштылар.  Миләүшә Миргазияновнаның  яшь герой-пионерлар турында сөйләве балаларны аеруча дулкынландырды. Алар илебез азатлыгы өчен батырлык үрнәкләре күрсәткән герой ул һәм кызлар:яшь разведчица  Зина Портнова; курку белмәс партизан элемтәчесе Марат Казей;  фашистларны шартлатып, һәлак булган кыю подпольщик Володя Дубинин һәм башкалар турында хикәятләрне зур горурлык хисләре белән тыңладылар.  Укучылар геройлар турында экраннардан фильмнар да карадылар.  Мондый дәресләр укучыларга илебез азатлыгының нинди батырлык һәм югалтулар барәбәренә яулап алынуын ныграк тоялар,  сугыш чорында үзләрен аямыйча батырлык күрсәткән яшьтәшләре  белән горурланалыр һәм алар турында хәтернең мәңгелек булырга тиешлегенә өйрәнәләр. 

  Очрашуга килгән ветераннар – сугыш чоры балалары да үз истәлекләре: нинди пионерлар булулары, пионерлар анты, Тимурчылык хәрәкәтләре турында сөйләп, истәлекләре  белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса