Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Егетләребез мәңге хәтердә

2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Украинадагы махсус хәрби операциядә безнең Тымытык авылыннан да ир-егетләребез катнаша. Кызганычка каршы, аларның берничәсе илебез иреге өчен барган алышларда батырларча һәлак булды. Авыл өстенә мондый кайгы килгәндә, һәрберебезнең йөрәкләре өзгәләнә. Бүген һәр кеше "тизрәк сугыш бетсен иде дә, ир-егетләребез исән-сау кайтсын иде", дигән теләктә. "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел," – ди халык мәкале. Без аларны онытмыйбыз.

15 мартта Тымытык урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Ногайбәков Айдар Рөстәм улы хөрмәтенә шахмат ярышлары узды. Анда Җиңү бистәсе, Тымытык авылы укучылары, Айдарның әнисе Вәсилә ханым, сыйныфташлары да катнашты. Медаль һәм кубокларның иганәчеләре Айдарның классташлары булды. Бу чараны оештыруда батыр егетебезнең сыйныф җитәкчесе Гөлфия Шәйхуллина һәм шахмат түгәрәге җитәкчесе Рөстәм Шәйдуллин үзләренең лаеклы өлешләрен керттеләр.

Ярышларда беренче урынны үзебезнең авыл командасы егет-кызлары яуладылар.

Ә 17-18 мартта якташыбыз Газизов Илназ Илмир улы хөрмәтенә волейбол турниры оештырылды. Анда егетләр арасында 5 команда (Тымытык, Җиңү бистәсе, Кәкре елга, Урсай, Чуар Абдул авыллары), кызлар арасында 3 команда (Тымытык, Җиңү бистәсе, Чалпы) катнашты. Җиңү өстенлеге шулай ук тымытыклыларга насыйп булды. Аларны ярышларга тренер Лилия Ягъфәрова әзерләде. Егетләр арасында 2 нче урынны – Кәкре Елга, 3 нче урынны – Урсай, кызлар арасында икенче урынны – Чалпы, өченче урынны Җиңү бистәсе командалары яулады.

Ярышларда Илназның әтисе Илмир Марсель улы, әнисе Айгөл Наил кызы да катнаштылар. Турнирны оештыруда Ветераннар командасы хөкемдары Рифкать Шәрифуллин һәм Рифкать Әгълиуллин зур көч куйдылар.

Егетләребез хөрмәтенә оештырылган истәлек чаралары күпләрнең хәтерендә сакланыр әле. Киләчәктә мондый спорт ярышларын тыныч тормышта гына уздырырга насыйп булсын иде.

Халидә Нургалиева, Тымытык урта мәктәбе укытучысы, китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев