Авыл халкының бердәмлеге – зур көч.
Азнакай районының Буралы авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү максатыннан игелекле акция үткәрде. Алар үз көчләре белән 100 мендәр әзерләп, фронтка җибәрделәр.
Бу эшнең инициаторы – ветераннар советы рәисе Фәридә Шәйдуллина.
«Мендәрләрне тегү эшендә авыл халкы актив катнашты. Кемдер клубта җыелып эшләсә, кайберәүләр өйләрендә тегеп, әзер сүрүләр алып килде. Игелекле эштә катнашканг һәркемгә рәхмәт», – ди Фәридә апа.
Нет комментариев