Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Бөек Ватан сугышы башлану архив документларында...

Венера Вәлиева, башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе.

Фәрит Галимов, крайны өйрәнүче-тикшерүче.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 1941-1944 елгы сугыш чоры документларын да чагылдырып, без укучыларыбызны бу елларда район халкының тормышы белән таныштырырга, ул чордагы гадәти булмаган вакыйгаларны күзалларга ярдәм итәрбез.

1941 елның 22 июне... Тарих китаплары фильмнар аша без барыбыз да беләбез: “иртәнге сәгать 4 тә хыянәтчел рәвештә, сугышны игълан итмичә торып, немец армиясе частьлары Дәүләт чиген үтеп, чик буе заставасын атакага тоталар, чик буендагы шәһәрләр, торак пунктлар, күперләр, тимер юл челтәрләре, складлар һәм башкалар бомбага тотыла...”. Бу хәбәрне азнакайлылар ничек кабул иттеләр соң?

Менә шул чор документларының берсе: Азнакай авыл Советы башкарма комитетының 1941 елның 23 июнендәге киңәшмәсенең 17 нче беркетмәсе, ни өчен бу көнне, чөнки 22 июньдә якшәмбе көн булган, димәк: башкарма комитетның барлык әгъзаларын да җыю мөмкинлеге булмаган, ни өчен 23 е җыелганнар, ә документны 22 нче числосына рәсмиләштерәләр.

Документтан: “...Азнакай авыл Советы башкарма комитетының

“1941 елның 23 июнь киңәшмәсеннән:

Татарстан Республикасы Азнакай районы Азнакай авыл Советы башкарма комитетының колхоз активы белән чираттан тыш киңәшмәсе. Киңәшмәдә 13 кеше составында авыл Советы башкарма комитеты әгъзалары, авыл Советы депутатлары, 9 кешедән колхоз активы катнашалар.

Көн тәртибендә түбәндәге тема:

  1. 1941ел 22 һәм 23 июнь башкарма комитет карарларын ...һәм 1941 ел 23 июнь 444 нче мөнәсәбәтләрне карау.
  2.  Карар: 1. Мобилизация башлану сәбәпле...23 июньнән башлап 1 (бер) ай дәвамында район Советы башкарма комитеты тарафыннан телефон һәм телеграф линияләрен саклау өчен җаваплы кешеләрне табарга...”

“...1 Азнакай һәм Сәпәй арасындагы телефон линиясенең торышы өчен “Марат” колхозын беркетергә. Телефон линияләренең саклыгы өчен түбәндәге иптәшләр җавап бирә:

а) Җәләев Шәйхетдин
б) Ихсанов Мирсәяф
в) Әхмәдиев Әхмәтел
г) Хәлимов Галим

2. Мәнәвез һәм Азнакай арасындагы телефон линияләренең саклыгы өчен Киров колхозы беркетелә һәм түбәндәге җаваплы кешеләр билгеләнә:

а) Муллагалиев Хөсәен
б) Хәсәншин Шәрип
з).............
г) ...............

3. Район советы башкарма комитеты һәм авыл советы башкарма комитеты карарларының күчерелмәләрен колхозларга тапшырырга һәм бернинди кимчелексез үтәүне йөкләргә.

4. Телефон линияләре өчен җаваплы кешеләр составы үзгәргәндә (башкалар белән алыштырылганда) авыл Советы башкарма комитетына хәбәр итүне йөкләргә.

Тыңланды: 1941 ел 23 июнь район Советы карары. “Гаскәрләр авыл Советы территориясе аша узганда ялны оештыру өчен фатирларны җиһазларга, машина һәм ат тукталышларын хәзерләргә... 24 июньнән дә соңга калмыйча барлык фатирларны медицина хезмәткәрләре белән йөреп чыгарга”. 

Бу документтан күренгәнчә сугышның беренче көннәрендә паника, курку, нинди дә булса аерым тревога булмаган, барлык чаралар да алдан уйланылганча уздырылган; коммуникацияләрне саклау –иң беренче бурыч булган, чөнки элемтә – ил белән идарә итү, аның роле бәхәссез, аннан соң гаскәрләрне уздыру, урнаштыру, урыннар оештыру мәсьәләсе каралган.

Бар да эшлекле һәм алдан уйланылган.

Тревога, саклану, курку соңрак, фронттагы хәл авырайгач, дошман эре шәһәрләрне  яулап, башкалага якынайгач барлыкка килгән. Һәм боларның барысы да шул чорның документларында чагылыш таба.

Дәвамы бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев