Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Батырлыкка һәрвакыт урын бар

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбенең 4 А сыйныфында класс җитәкчесе Венера Кашапова һәм педагог-китапханәче Альбина Әхмәтгалиева “Буыннар хәтере” дигән батырлык дәресе үткәрделәр.

Анда якташыбыз, үзебезнең укучыбыз Рәзил Бәдретдинов та катнашты. Ул махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк илебезне яклауга алына, танк взводы командиры була, бик каты яралана. Бүгенге көндә батыр егет Азнакай шәһәре хәрби комиссариатында әйдәп баручы белгеч, эксперт булып эшли.

Укучылар аның килүен зур түземсезлек белән көттеләр. Батырлык дәресе барышында педагоглар балаларга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы турында сөйләделәр, илгә җиңү яулап кайткан, фронт сызыгында башын салып, ерак җирләрдә ятып калган батырларның исемнәрен хәтер түрләреннән җуярга ярамаганлыгын искәрттеләр. Балалар шул ерак вакыйгаларны шигырьләрдә, җырларда яктырттылар.

Батырлык эстафетасын бүген шул ерак һәм дәһшәтле сугышта һәлак булган солдатларның оныклары Һәм оныкчыклары дәвам итә. Курку белмәс якташыбыз Рәзил Бәдретдинов – әнә шуларның берсе дә инде. Укучылар белән очрашуга килгәч ул үзенең кечкенәдән хәрби булу турында хыяллануын, моның өчен һәрдаим әзерләнүен сөйләде, сабыйларны илебезнең чын патриотлары булып үсүләрен теләде.

Балалар да кунакка махсус операция шартларындагы көнкүреш, солдатларыбызны коралландыру, сугыш хәрәкәтләрен алып бару, аның сугышчан бүләкләре турында сораулар биреп, аларның һәрберсенә җаваплар алдылар.

Батырлык дәресе һәлак булган сугышчылар-якташларыбыз турында видеоязма карау белән тәмамланды, соңыннан без һәлак булган егетләребезне бер минут тынлык белән искә алдык. Очрашу бик җылы һәм дустанә булды, балалар Рәзилне әле бик озак җибәрми тордылар. Каһарман якташыбыз мисалында алар чын геройларның әллә кайда еракта түгел, нәкъ менә янәшә яшәвен тоеп, батырлык, каһарманлык сыйфатларының һәркем өчен мөһим һәм кирәк булуын аңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев