Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Азнакайда Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы узды

Билгеле булганча, 2025 ел - илебездә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Әлеге уңайдан бүген район-шәһәр Мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы оештырылды. Фойеда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең батырлыгын чагылдырган күргәзмә эшләде. Шунда ук аларның шәхси әйберләре дә урнаштырылган иде. Бәйрәм кунаклары район волонтерлары тарафыннан әзерләнгән окоп шәмнәре, шифалы үләннәр кушып әзерләнгән чәйләр, коры ашлар үрнәкләре белән дә таныша алды.

Ел ачылуга багышланган тантананы ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев Ватанны саклаучылар елының асылына тукталды, моннан 80 ел илебезгә Җиңү яулап кайткан бабаларыбыз үрнәгендә бүгенге көндә безнең якты киләчәк өчен көрәшкән егетләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерде, балаларыбызның илебезнең чын патриотлары булып үсүләрен теләде.

Бәйрәм туган ил, туган җиргә мәхәббәт, ата-бабаларыбыз батырлыгына дан белән сугарылган җыр-биюләр, театраль күренешләр белән дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев