Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Азнакайда әфган сугышы батырларына багышланган митинг узды

15 февральдә канкойгыч сугышларының берсе тәмамланып, совет гаскәрләренең Әфганстан җирен калдырып чыкканга 36 ел тулды.

Шул уңайдан әфган сугышчылары һәйкәле янында тантаналы митинг  узды. Митингны район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде:

«Илебез сагында торган, яу кырында башларын салган ир-егетләребезне беркайчан да онытырга хакыбыз юк. Без алар белән горурланабыз Шундый батыр уллар үстергән әти-әниләр, ирләрен югалткан хатын-кызларыбыз алдында башыбызны иябез, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сез илебезнең чын патриотларын үстердегез», – диде ул барлык райондашларыбыз исеменнән рәхмәтен белдереп.

Рәхмәт сүзләренә шәһәр хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов та кушылды. Яу кырында  һәлак булган ир-егетләребез бер минутлык тынлык белән искә алынды. Батырларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл алдына чәчәк бәйләмнәре салынды. Һәркемнең уенда бары бер теләк: «Мондый канкойгыч сугышлар кабатланмасын. Бүгенге көндә дә Ватан сагында торган ир-егетләребез исән-сау туган якларына кайтсыннар!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев