Азнакай үзенең бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Аюпов Гайнулла Гаффаз улы белән хушлашты
28 гыйнварда районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Азнакай районының Мактаулы гражданины, «Берлинны алган өчен», «Фидакарь хезмәте өчен» медальләре, «Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры Аюпов Гайнулла Гаффаз улы 104 яше тулырга санаулы көннәр калгач, безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
29 гыйнварда районыбызның легендар шәхесен озату мәрәсиме булды. Озату мәрәсимендә район җитәкчеләре, ветераннар, хезмәттәшләре, туганнары... катнаштылар. Кызганыч, районыбызның бердәнбер ветераны Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена санаулы гына айлар калгач, китеп барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов бабаларының якты истәлеге булып сакланачак Бөек Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медален аның оныгы Радик Хуҗинга тапшырды. Айдар Хәләфетдинович район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәхсән үзе, җитәкчеләр исеменнән илгә Җиңү алып кайткан, яшләрне патриотик рухта тәрбияләгән ветеранның тормыш юлы турында истәлекләрен барлап, олы рәхмәтен белдерде. Озак еллар дәвамында район-шәһәр ветераннар советын җитәкләгән, районның Мактаулы гражданины Миргасим Кәримов Гайнулла Аюповны «Азнакай районын данга күмгән шәхесләрнең берсе», — дип атады. Азнакай шәһәре хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов та аны «олпат тарихи шәхес» дип атады.
«Гайнулла Аюпов машинасы белән Берлинның үзенә барып җиткән кеше. 5 нче Удар Армия командующиен йөрткән. Бөтен дөньяга билгеле булган Ялта конференциясендә катнашып, Сталин, Рузвельт, Черчилльларны үз күзләре белән күргән кеше. Тыныч тормышта яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнашты, аларга үрнәк булды, Бүгенге сәясәт белән кызыксынып, борчылып, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә матди ярдәм күрсәтергә дә мөмкинлек тапты», — диде Руфат Рафикович.
Озату мәрәсимендә ветеранның хезмәттәшләре дә аның бик тә оптимист, шаяртырга ярата торган, ярдәмчел кеше булуы турында матур истәлекләрен яңарттылар, якыннарының олы кайгысын уртаклаштылар. Тыныч йокла, Гайфулла агай! Сезнең якты истәлегегез мәңге сакланыр, данлы тормыш юлыгыз яшь буынга батырлык, патриотизм дәресләре булып бирелер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев