Азнакай үз батырларын онытмый
Азнакайда интернациональ бурычын үтәп, Əфганстанда һəлак булган батыр йөрәкле егет — Николай Кандауровны искә алдылар.
Николай Петрович Кандауров 1966 елда туа. 1984 елның октябрендә Азнакай РВК Совет Армиясе сафларына Һава-десант гаскәрләренә алына.
1985 елның апреленнән – Әфганстан Республикасында. Хезмәтне 345 нче аерым гвардия парашют-десант полкында үтә, пулеметчы була. Каты бәрелешләрнең берсендә ул каты яралана, тик соңгы патронына хәтле көрәшә.
Салкын канлылык, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, рядовой Николай Кандауров үзенең хәрби һәм интернациональ бурычын ахырга кадәр үтәп һәлак була. Батырлык, каһарманлык һәм фидакарьлек өчен СССР Югары Советы Президиумы указлары белән гвардия рядовое Николай Кандауров «Батырлык өчен» медале һәм Ленин ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).
Митинг герой егет Николай Кандауровка куелган һәйкәл янында узды. Анда Азнакай политехника техникумы студентлары, педагоглар, ветеран-Әфганчылар катнашты.
Азнакай районы хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов үз чыгышында якташ ир-егетләребезнең батырлыгын тагын бер кат ассызыклап, бүген илебез данын яклап көрәшүче райондашларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.
Митингта катнашучылар каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан республикасыннан чыгаруга 36 ел вакыт узган. Тик батыр егетләребезнең даны онытылмас, буыннан – буынга күчә барыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев