Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр белән очрашты
Очрашуның максаты: хәрби хезмәткәрләрнең фикерләрен тыңлау, аларның проблемаларын һәм фикерләрен белешү.
Илназ Сәетовка хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлык үрнәкләре өчен РФ Оборона Министрлыгының “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медален, истәлек бүләген тапшырды. Егет очрашуга әнисе Айгөл Әбүдәс кызы белән килгән иде. Марсель Зөфәр улы шундый кыю, батыр ир-егет үстергән өчен аңа да олы рәхмәтен җиткерде. Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Риф Ш. белән дә эчкерсез, ихлас әңгәмә булды, районда хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары, программалар турында да сөйләштеләр. Район башлыгы хәрбиләрнең ил өчен күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәтен белдереп, аларга һәрвакыт ярдәмгә әзер булуларын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев